Ноябрь революциясе

Ноябрь революциясе (алман. Novemberrevolution) — 1918 елның ноябрендә Кайзер режимы кризисы аркасында килеп чыккан Германия империясендә революция.

Ноябрь революциясе
алман. November Revolution
Сурәт
Дәүләт  Алман империясе
Урын Алмания һәм Алман империясе
Моннан файдаланып эшләнгән Gedenkstätte für Revolutionäre Rote Matrosen[d]
Вакыт мизгеле 4 ноябрь 1918
Башлану вакыты 24 октябрь 1918
Нәрсәнең сәбәбе Кильское восстание 1918 года[d]
 Ноябрь революциясе Викиҗыентыкта

Германиядә революция 1918 елның 3 ноябрендә Киль шәһәрендә матросларның баш күтәрүе белән башланып китә һәм 9 ноябрьгә аның дулкыны Берлинга кадәр барып җитә. Кайзер илдән кача, монархия бетерелә. Революцион хөкүмәт — социал-демократ Ф. Эберт җитәкчелегендәге Халык башкаручылары советы (ХБС) Германияне республика дип игълан итә.

11 ноябрьдә солых килешүенә кул куела. 12 ноябрьдә хөкүмәт уздырылачак чараларның программасын игълан итә: сугыш вакытындагы камалыш хәле бетерелә, сүз, җыелыш һәм ассоциацияләргә берләшү иреге игълан ителә, сәяси тоткыннарга амнистия ясала, беренче тапкыр тигез, турыдан-туры һәм яшерен тавыш биреп сайлау хокукы кертелә.

ХБС эшчәнлегендә социаль сәясәт мөһим юнәлеш була. Хөкүмәт демобилизацияләнгән солдатларны һәм эшсезләрне эшкә урнаштырырга, социаль проблемаларны хәл итәргә, икътисади һәм социаль мөнәсәбәтләрне көйләргә керешә. 15 ноябрьгә үк эшмәкәрләр һәм профсоюзлар арасында булган сөйләшүләр нәтиҗәсендә эшлекле хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куела. Бу килешү проф-союзларны, аларның коллектив килешүләр төзү, предприятиеләрдә эшче контроль комитетлары төзү хокуклары булуын таный. 8 сәгатьлек эш көне турында закон кабул итү күздә тотыла. Моннан тыш, мәшһүр социал-демократлар К. Каутский һәм Р. Гильфердинг җитәкчелегендә социальләштерү буенча махсус комиссия төзелә. Комиссиягә иң зур масштабка (монополиягә) ирешкән предприятие һәм фирмаларны дәүләтләштерү белән шөгыльләнү бурычы куела. Бу чаралар социаль сәясәттә дәүләтнең роле киңәюе турында сөйли.

1918 елның декабрь урталарына герман революциясендә социалистик революция, властьны Советларга тапшыруны яклаучы сул төркемнәр (шул исәптән "Спартак" төркеме) оеша. Алар Советлар Россиясе үрнәге белән рухланалар, һәм киресенчә, хөкүмәткә җитәкчелек итүче Германия социал-демократлар партиясе уртача реформаторлык позицияләрендә тора һәм конституция эшләү һәм кабул итү өчен Учредительное собрание чакыруны беренче чираттагы мөһим бурыч дип саный. Бу таләпләргә "халыкчан", "демократик", "милли" дигән төшенчәләргә төренгән, яңадан оешкан либераль һәм консерватив партияләр киң теләктәшлек күрсәтә.

Суллар мондый курс белән килешеп бетмиләр. 1918 елның 30 декабрендә "Спартак"ның лидерлары К. Либкнехт һәм Р. Люксембург җитәкчелегендә Мюнхен, Бремен һәм Гамбург шәһәрләре радикаллар төркемнәре катнашында Германия коммунистлар партиясе оештырыла. Аның программ документларында, гәрчә Германия җәмгыятенең көн тәртибендә гомумдемократик бурычлар торса да, социалистик революция ясарга чакырулар була.

1919 елның 5 гыйнварында Берлинда социал-демократ Ф. Эберт җитәкчелегендә хөкүмәтне бәреп төшерү максатында эшчеләрнең кораллы чыгышы була. Восстание стихияле рәвештә килеп чыга, аның бердәм җитәкчелеге булмый һәм илдә киң яклау тапмый. Берлиндагы восстание бастырыла. Германия коммунистлар партиясе лидерлары К. Либкнехт һәм Р. Люксембургның эзенә төшәләр, кулга алып, 15 гыйнварда үтерәләр. "Германия ноябрь революциясе" дигән гомуми термин белән атала торган революцион чыгышлардагы соңгы иң зур вакыйга булып 1919 елның 13 апрелендә Бавария Совет республикасын игълан итү санала. Пролетариат диктатурасының Россия тәҗрибәсен өлге итеп алып, Совет Бавариясе хөкүмәте эшчеләр контроле кертә, банкларны национализацияли, фәкыйрьләргә бүлеп бирү өчен азык-төлек запасларын конфискацияли, контрреволюция белән көрәшү өчен Кызыл армия һәм Гадәттән тыш комиссия төзи. Бавариядә Совет власте нибары өч атна яшәп кала. Мюнхен янына тупланган хөкүмәт гаскәрләре восстаниене һәм республиканы бастыралар.

Учредительное собраниегә сайлауларда күпчелек мандатлар либераль һәм консерватив партияләр кулына эләгә. Парламенттагы мөһим урыннарны социал-демократлар яулап ала. Конституция өстендә эшләү җәмгыятьтәге социаль киеренкелек шартларында бара, шуңа да бу киеренкелек аның эчтәлегендә чагылмыйча калмый. 1919 елның 31 июлендә Веймар шәһәрендә булып узган Учредительное собрание революцион массаларның күпчелек демократик таләпләрен ныгыткан конституция кабул итә. Германия тарихында яңа чор — Веймар республикасы чоры башлана. 1919 елның 28 июнендә Версальдәге солых килешүенә кул куйганнан соң республика халыкара танылу таба.

Чыганаклар үзгәртү

  • Мир в первой половине XX века. 1918—1945. Материалы к курсу "Новейшая история" /О. С. Сороко-Цюпа, В. П. Смирнов, В. С. Посконин, А. И. Строганов; Под ред. О. С. Сороко- Цюпы.—М.: Просвещение, 1994.—128 с.
  • Сорока-Цюпа О. С. Һ. б. XX гасырның беренче яртысында дөнья. 1918—1945. "Иң яңа тарих" курсына материаллар. /Русчадан Р. Р. Мәһдиев тәрҗ.—Казан: Мәгариф, 1996.—128 б. ISBN 5-7761-0306-1

Сылтамалар үзгәртү