Компьен солыхы (1918)

Беренче Компьен солыхы яки Компьен солыхы (1918), алман. Waffenstillstand von Compiègne, фр. Armistice de RethondesАнтанта илләре белән Алмания арасындагы тынычлык килешүе. Әлеге солых белән Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлана.

Өстәл артында баскан маршал Фош

Тарих үзгәртү

 
Солых имзаланган тимер юл вагоны

1918 елның 11 ноябрендә Франциянең Компьен шәһәреннән ерак түгел урман эчендә урнашкан Ретонд станциясе янындагы тимер юл вагонында сугышта җиңелгән як — Алмания һәм сугышта җиңгән як — Антанта илләре (союздашлар) вәкилләре тарафыннан имзалана. Компьен солыхы бигрәк тә Франция өчен файдалы була.

Антанта ягыннан адмирал Уимисс (Бөекбритания) һәм маршал Фош (Франция), Алмания ягыннан генерал-лейтенант фон Винтерфельдт кул куя.

Килешү шартлары буенча,

  • имза куелган көннән барлык урыннарда сугыш хәрәкәтләре туктатыла.
  • Көнбатыш илләренең Алмания басып алган өлкәләреннән алман гаскәрләре чыгарыла.
  • Көнчыгыш фронттагы алман гаскәрләре шулай ук Алмания территориясенә чыгарыла.
  • Алманиянең Рейн яры буйлап җирләре коралсызландырыла.
  • Алмания гаскәренең саны һәм кораллары сизелерлек киметелә.
  • Алмания белән Австро-Венгриянең элек төзегән килешүләре көчен югалта дип табыла. Килешүнең әлеге пунктына таянып, Совет Россиясе 13 ноябрьдә үк Брест-Литовск килешүеннән баш тарта.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 15 (Ко-Кр). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-346-0
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. Новейшая история. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү