Австро-Венгрия империясе
А́встро-Маҗа́рстан (алман. Österreich-Ungarn, 1868 елның 14 ноябреннән рәсми исеме — алман. Die im Reichsrat vertretenen Königreiche und Länder und die Länder der heiligen ungarischen Stephanskrone, рәсми булмаган тулы исеме — алман. Österreichisch-Ungarische Monarchie (Австрия-Маҗарстан империясе), маҗар. Osztrák-Magyar Monarchia, чех. Rakousko-Uhersko) — 1867—1918 елларында Үзәк Европада урнашкан монархия һәм күпмилләтле дәүләт.
Австрия-Маҗарстан империясе алман. Österreich-Ungarn маҗар. Osztrák-Magyar Monarchia | |||||||||
| |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||||
Гимн «Gott erhalte Franz den Kaiser» | |||||||||
Башкала | Вена | ||||||||
Тел(ләр) | маҗар теле, алман теле | ||||||||
Дин | католицизм | ||||||||
Акча берәмлеге | гульден, крона, рынск | ||||||||
Мәйдан | 676 615 км² | ||||||||
Халык | 52 749 900 кеше | ||||||||
Идарә итү төре | дуалистик монархия | ||||||||
Нәсел | Габсбурглар | ||||||||

Төньякта Австрия-Маҗарстан Саксония, Пруссия һәм Россия, көнчыгышта — Румыния һәм Россия, көньякта — Румыния, Сербия, Төркия, Монтенегро һәм Италия, көнбатышта — Италия, Швейцария, Лихтенштейн һәм Бавария белән чиктәш булды. (1871 елдан Саксония, Проссия һәм Бавария — Алман империясе составында). Австрия-Маҗарстан империясе Әдрән диңгез тарафыннан юылды.
Австрия-Маҗарстан хакимиятене Австрия императоры башкарды (ул Маҗарстан кыйралы титулына да ия булган). Император хакимиятене рәсми рәвештә Австрияда рейхстаг, Маҗарстанда сейм тарафыннан чикләнгән. Өч министрлык: тышкы эшләр, хәрби һәм диңгез, финанс — гомумимперия минстрлыклары булганнар. Башка министрлыклар Австриядә һәм Маҗарстанда бер-берсеннән мөстәкыйль эш йөрткәннәр. 1867 елның килешү нигезендә, Маҗарстан үз парламентына, министрлыкларга, сәяси һәм административ автономиясенә ия булды. Беренче бөтендөнья сугышында Австрия-Маҗарстан империясенең җиңелүе һәм милли-азатлык көрәшләре нәтиҗәсендә 1918 елның азагында ул таркалып китте. Аның урынында Австрия, Маҗарстан, Чехословакия дәүләтләре барлыкка килделәр, территориянең өлешләр исә Югославия, Румыния һәм Польша составына кертелгәннәр.
Административ бүленеш
- Цислейтания (Австрия коронасы җирләре)
- Боһемия патшалыгы
- Далмация патшалыгы
- Галиция и Лодомерия патшалыгы
- Түбән Австрия эрцһерцоглыгы
- Югары Австрия эрцһерцоглыгы
- Буковина һерцоглыгы
- Каринтия һерцоглыгы
- Крайна һерцоглыгы
- Зальцбург герцоглыгы
- Югары һәм Түбән Силезия (Австрия Силезиясе) һерцоглыгы
- Штирия һерцоглыгы
- Моравия маркграфлыгы
- Тироль кенәз округы
- Форарльберг җире
- Австриянең Диңгез буе
- Транслейтания (Маҗар коронасы җирләре)
- Маҗарстан патшалыгы
- Хорватия һәм Славония патшалыгы
- Фиуме шәһәре
- Босна һәм Һерцеговина(1908 елдан).