Төп менюны ачу

Күгәрчен районы Башкортстанның көньягында урнашкан һәм Мәләвез, Куергазы, Зиянчура, Җылаер, Бөрҗән районнары белән һәм Ырынбур өлкәсенең Төлген районы белән чиктәш. Районның 113 торак ноктасы 20 авыл советына берләшкән. Район үзәге Морак – элекке исеме Кызыл Мәчет.

Күгәрчен районы
Flag of Kugarchinsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Kugarchi rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Морак
Халык саны 31 444 (2010, Җанисәп, постоянное население) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 3,400 дүрткел киламитер
Координатлар 52.7139°N 56.6269°E Edit this on Wikidata


Тарихи белешмәҮзгәртү

Бу як башкортлары күбесенчә бөрҗән кабиләсеннән чыкканнар. Беришеләр башка кабиләләрдән – мәсәлән Дүңгәвер авылы шул исемле кабиләдән. 18 гасырда татарлар күченәләр, Акман авылы 1870 елда нигезләнә.

Башкортларның җир сатып ятуларына күрә алар бу якларда ХХ гасыр башында азчылыкта калалар. 1928 елда районга керәчәк Кыпчак һәм Бөрҗән-Кыпчак волостьларында 24 865 урыс, 15 233 башкорт, 4 277 татар, 6099 мукшы, 2 699 чуаш, 2 229 украин яшәве мәгълүм.

Идел буе халкын 1921-1922 елны кырган ачлык кәсафәте бу якларда бер ел алдан башланган. 1921 елны терлекләр калмаган диярлек. Туембәт авылында октябрь ахырларына мәктәп яшендәге 74 баланың 47се вафат һәлак булган.

Күгәрчен районы 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Башта ул Морак районы дип атала. 1934 елны исемен Күгәрчен районына алмаштыра. Ул чактагы башкарма комитет рәисе Сатаев район үзәген Күгәрчен авылына күчерегә ниятли.[2]

13,5 мең күгәрченле Бөек Ватан явында катнашкан. Аларның яртысыннан күбесе сугыш яланнарында ятып калган. Районнан киткән сугышчылардан сигезе Советлар Союзы Герое һәм берсе Дан орденының тулы кавалеры булдылар.

Демографик хәлҮзгәртү

Иң зур торак урыны – Морак авылы (2010 елда биредә 8 962 кеше яшәгән), Йомагуҗа бистәсе (4 552 кеше).

Район халыкның югары табигый үрчеме белән (2009 елда +16,4‰, 2010 елда 15,4‰) аерылып тора. Шул ук вакытта үлүчеләр саны туучылар санына тигезләшә (2009 елда —16‰, 2010 —14,8‰) диярлек.

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
башкортлар 17 664 (41,7%) 15 079 (47,8%) 19 280 (56,4%)
урыслар - - 9 560 (28%)
татарлар 6 122 (14,4%) 5 118 (16,2%) 3 519 (10,3%)
урыслар - - 3 954 (14,4%)

Шулай ук мукшылар (460 кеше 2002 елда), чуашлар (637 кеше) яши.

1989 елда татарлар район халкының 16%ын тәшкил итсәләр, 2002 елда 10-га калдылар. Күгәрчен районында татарлар яшәгән өч авыл бар дип санала: Увар (Багдашкино), Акман һәм тоташ районга исем биргән Күгәрчен.[3] Башкортлаштыру шаукымында Күгәрчен, Калдар, Ишбирде, Акман, Дәүләтша утары авылларын 1979 елда башкорт авыллары итеп яздыралар.[4] Шулай да, зур татар авылы Күгәрченне, соңгы җанисәпләр буенча анда күпчелектә татарлар яшәве белән килешергә мәҗбүр булдылар.

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[5][6]1959[7][6]1970[8][6]1979[9][6]1989[10][6]2002[11][6]2010[12]1 гый 2018[13]1 гый 2019[14]
30 24929 33242 50133 99031 54134 20331 44428 27727 858

ИкътисадҮзгәртү

2010 елның башына районда эш яшендә 19 069 кешенең 16 175е эш белән тәэмин ителгән.

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Районда авыл хуҗалыгы аякта нык басып тора. Бу өлкәдә Дәүләт унитар предприятиесе «Тәвәкән» «Җиргән МТС» АҖ, 3 СПК, 7 ҖЧҖ, 86 игенче-фермер хуҗалыгы эш итәләр.

Танылган кешеләрҮзгәртү

МәгарифҮзгәртү

Районда 15 урта мәктәп – укучылар саны 2576;
18 төп мәктәп – 876 укучы;
33 башлангыч мәктәп – 602 укучы;
1 гимназия – 702 бала;
19 мәктәпкәчә тәрбияләү оешмасы – 1140 бала (саннар 2010 ел башына).

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года
  2. http://static.3.190.63.178.clients.your-server.de/rayon/191-rajjon-v-period-revoljucionnykh.html
  3. Люция Камаева. Үгисетелгән Акман
  4. Список татарских сельских населенных пунктов Башкирской ССР, национальность жителей которых претерпела изменения по данным за 1926-79 гг.
  5. ССҖБ җанисәбе (1939)
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  7. ССҖБ җанисәбе (1959)
  8. ССҖБ җанисәбе (1970)
  9. ССҖБ җанисәбе (1979)
  10. ССҖБ җанисәбе (1989)
  11. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  12. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  13. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  14. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.

ЧыганакларҮзгәртү