Төп менюны ачу

Александр Филиппов

Александр Филиппов (Александр Павел улы Филиппов, рус. Александр Павлович Филиппов) — язучы, тәрҗемәче. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1973), Башкортстанның халык шагыйре (2004). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1965).

Александр Филиппов
А. Филиппов .jpg
Туган телдә исем Александр Павел улы Филиппов
Туган 7 ноябрь 1932(1932-11-07)
Йомагуҗа, Күгәрчен районы, БАССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 15 октябрь 2011(2011-10-15) (78 яшь)
Уфа, БР, РФ
Күмү урыны Уфаның Көньяк зираты[d]
Милләт урыс
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Г. Сәләм премиясе (1973)
Салават Юлаев ордены

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1932 елның 7 ноябрендә БАССР Күгәрчен районы Йомагуҗа авылында туган.

Урта мәктәпне (1951), Уфада Башкорт педагогия институтын (1957 елдан Башкорт дәүләт университеты) (1956) тәмамлый.

Радио комитетының Салават һәм Күмертау шәһәрләре буенча махсус хәбәрчесе булып эшли.

1961 елдан Уфада. Радиода яшьләр өчен тапшыруларның мөхәррире була.

1968 елдан БАССР язучылар берлегенең урыс язучылары бүлекчәсе җитәкчесе, әдәби фонд җитәкчесе (1983-1991), идарә сәркатибы вазыйфаларын башкара.

1991 елдан «Истоки» газетасының мөхәррире.[1]

ИҗатыҮзгәртү

А. Филиппов – күп санлы шигырь китаплары авторы. Ул үз иҗатында туган республикасы темасына еш мөрәҗәгать итә. Беренче китабы – «Аҗаган» (Зарница)(1961).

Киноларга сценарийлар яза: «Башкорт балы», «Республиканың бер көне», «БР нефтьчеләре», «БР умартачылыкларында».

Тәрҗемә белән шөгыльләнә: Муса Гали «Кош һәм күз яшьләре», Сәгыйть Мифтахов «Зимагурлар», Хәким Гыйләҗев «Ватан улы», Вазыйх Исхаков «Бахтизин», Фәрит Исәнгулов «Исәннәр өчен һәйкәлләр», Заһир Исмәгыйлев «Салават Юлаев» либреттосы[2]

КитапларыҮзгәртү

 
А. П. Филиппов туган авылы мәктәбендә
  • Аҗаганнар (1961)
  • Торна очышы (1965)
  • Бер уч туфрак (1968)
  • Зәңгәр апрель (1970)
  • Дусның кул кысуы (1974)
  • Озак-озак еллар (1976)
  • Ерактагы кайтаваз (1976)
  • Гасырлар җиле (1980)
  • Иҗек (1984)
  • Гасырларның утлы җилләре (1986)
  • Яшен яшьнәгәндә (1987)

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек), Уфа, 1988.(башк.)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү