Омоним (грекча homos – бертөрле, onyma – исем) – бертөрле язылыш, әйтелеш һәм грамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр.

Бу төр сүзләр арасында мәгънә-төшенчә уртаклыгы булмый (сулау – су сибү, - сулыш алу.)

Омонимнар барлыкка килү юллары үзгәртү

  1. полисемия таркалу нәтиҗәсендә (ай – ай),
  2. башка телләрдән кергән сүзләрнең татар теленең үз сүзләре белән аваздашлыгы нәтиҗәсендә (сабак – сабак, бал – бал),
  3. әдәби тел сүзләренең диалекталь вариантлар белән тәңгәлләшүе (яфрак (агач яфрагы) - себерке, тәгаен (бәлки) – тәгаен (шиксез),
  4. сүзләр төрләнгәндә: (Бабай, шаулап кара, Чыбык белән яра. Менә әйбәт чара – Шәрәф шәрран яра).

Мәгънәләре, әйтелеш, язылыш буенча төрләре үзгәртү

  1. Ясалышлары ягыннан:
    1. төп (тамыр) (ач-ач, яр-яр, төш-төш),
    2. ясалма: (көзге, алма, карама).
  2. Лексик-семантик һәм грамматик омонимнар:
    1. лексик - бер сүз төркеменә карый (кабак, ай, бар – бар):
    2. лексик-грамматик - төрлесе төрле сүз төркеменә карый (яр, тап, үпкә);
    3. грамматик - ике төре бар:
      1. морфологик (омоморфема – төрле функция үти торган кушымчаларның омонимлашуы җыерчык, кызчык, муенса, барса);
      2. синтаксик (омомодель - төзелеше, формасы бертөрле, ә грамматик мәгънәсе төрлечә булган җөмлә яки җөмлә кисәкләре һәм әйләнмәләр: Китап – белем чишмәсе. Әйтерсең, укытучы китап тоттырмады, канат тагып җибәрле аңа).
  3. Әйтелеш һәм язылышлары ягыннан:
    1. саф лексик – теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда да аваз составы ягыннан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш (без, корт, яр, бит);
    2. омофон - язылышлары төрле, ә әйтелешләре бертөрле булган сүзләр (ат алу – аталу, бал авыз – балавыз);
    3. омоформа – аерым бер грамматик формада омонимлашкан сүзләр (Булмады миңа күңел ачу, Күңел ачу урынына артты ачу. (М. Гафури.)
    4. омограф - язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр (арка, бал, кисәкчә, белешмә).

Шулай ук кара үзгәртү

Чыганак үзгәртү

[1] 2012 елның 17 апрель көнендә архивланган. Татар теле лексикология