Күгәрчен (Күгәрчен районы)
Күгәрчен — Башкортстанның Күгәрчен районында урнашкан 300 йортлы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 787 кешенең яшәве мәгълүм.[1]
География | |
---|---|
Ил | Россия |
Координатлар | 52°26'20"N, 56°34'53"E |
Почта индексы | 453345 ![]() |
![]() |
Бу авыл үз исемен бөтен районга биргән.
Тарихи белешмә Үзгәртү
Билгеле булганча, 1917 елга кадәр Күгәрчен авыллары (алар икәү - икенчесе күрше Зиянчура районында) башкорт катламына язылганнар. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 2нче Кара-Кыпчак волостендагы Җидебүләк (Күгәрчен) авылы халкы — ХIХ башында күченгән Казан татарлары.[2]
Демография Үзгәртү
Халык саны динамикасы:
2002[3] | 2009[3] | 2010[1] |
---|---|---|
917 | 866 | 787 |
Татарлар рәсми рәвештә халыкның 90%ын тәшкил итәләр.
Мәгариф Үзгәртү
Күгәрчен мәктәбендә 150гә якын бала укый. Аларга 28 укытучы белем бирә. Күгәрчен мәктәбенә күрше авыллардан да балалар йөреп укый. Мәктәпнең үз автобусы бар. Районда бердәнбер татар теле укытыла торган мәктәп. Мәктәпкә күрше авыллардар укучылар байтак. Балалар шулай ук башкорт телен «икенче туган тел» буларак укырга мәҗбүр.[4] Биредә үрнәкле укыту алымнары белән һәм дәреслекләр авторы буларак танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нигъмәтулла Ваһапов эшли. Мәктәпнең директоры — Яһүдин Наил.[5]
Танылган кешеләр Үзгәртү
- Мәҗит Рәфыйков — татар язучысы
- Мансур Рәфыйков — Россия каһарманы (1996)
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-25
- ↑ http://ufagen.ru/node/5553 Районы формирования института служилых татар. Уфимский уезд
- ↑ 3,0 3,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
- ↑ Күгәрчен мәктәбенең еллык хисабы(үле сылтама)
- ↑ http://ktrb.ru/print/tub18-6851.html