Мәҗит Рәфыйков

татар язучысы һәм шагыйре

Мәҗит Рәфыйков — татар язучысы, шагыйре.

Мәҗит Рәфыйков
Туган 17 апрель 1925(1925-04-17)
Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылы
Үлгән 1988(1988)
Һөнәре фельдшер, язучы

Биография үзгәртү

Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылларында җиде сыйныф белем алгач, Каран авылындагы рус мәктәбендә укый, 1940-1942 елларда Ырынбурда фельдшерлык-акушерлык мәктәбен тәмамлый. Шарлык районының Сарманай авылында эшли башлый. 1943 елның мартында ул хәрби хезмәткә алынып, хәрби-пехота училищесына укырга җибәрелә, ә аннан соң фронтка китә, сугышларның берсендә каты яраланып, инвалидлыкка чыга, хәрби хезмәттән азат ителә. Шуннан соң ул туган төбәгендә фельдшерлык вазифалары башкара.

1944 елдан М. Рәфыйков Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогика институтында, аннары Казан университетының рус филологиясе факультетында укый. Бишенче курста укыганда нахак гаеп белән кулга алына, 1950-1955 елларда Иркутск өлкәсендә, Байкал-Амур тимер юлының Братск-Тайшет сызыгында срогын үти. Аннан 1955 елда Казанга килә, 1958 елда тулы аклану кәгазен ала. Университетта аспирантура тәмамлый (1959-63). Татарстан китап нәшриятында һәм «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә эшли.

Иҗат үзгәртү

М. Рәфыйков, үзенең иҗат юлын шигърияттән башласа да, соңрак проза һәм тәрҗемә өлкәсендә зур эшләр башкара. Аның “Илһам авазы”, “Сиңа ничә яшь?” һәм “Су башы” дигән проза китаплары дөнья күрде. Ул татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте. Татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре (Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Н.Дәүли, Хәсән Сарьян һ.б. әсәрләре) аның тәрҗемәсендә русча басыла. Шулар арасында Ш.Камалның – “Матур туганда”, Н.Дәүлинең – “Яшәү белән үлем арасында”, “Җимерелгән бастион”, Х.Сарьянның “Әткәм һәнәре” кебек әсәрләре бар. Аның үз әсәрләре дә рус телендә үзенең тәрҗемәсендә басылып чыкты.

Мәҗит Рәфыйков 1988 елда вафат булды[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. кайбер чыганакларда 1986-да

Чыганаклар үзгәртү