Төп менюны ачу

Исемнең килеп чыгышыҮзгәртү

Шәһәр исеме ике кет сүзләреннән — та «суык», шет «елга» килеп чыккан.

ГеографияҮзгәртү

Тайшет Тайшетка елгасына өстендә, Бирюса платосында, Өркеттән 680 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Көнчыгыш Себер тимер юлында Тайшет станциясе, эре тимер юл төене; Байкал-Амур магистраленең башлангыч пункты. Шәһәр аша М53 «Байкал» (Новосибирск — (Тум —) КемеровоКрасноярскӨркет) автоюлы бара.

КлиматҮзгәртү

Тайшет климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум, °C 7,0 10,0 18,9 27,8 33,6 37,2 36,3 35,7 32,3 24,6 13,3 8,3
Уртача максимум, °C −14,2 −10,7 −2,1 6,3 15,1 21,9 24,2 21,1 14,1 4,9 −5,4 −12,5
Уртача температура, °C −18,6 −15,9 −7,6 1,3 9,4 16,0 18,5 15,2 8,4 0,3 −9,2 −16,4
Уртача минимум, °C −24,3 −22,6 −14,8 −4,4 2,1 8,3 11,5 8,5 2,4 −4,5 −14,4 −21,9
Абсолют минимум, °C −47,2 −47,8 −42,2 −25,5 −10,3 −2,8 0,0 −3 −10 −33 −42,2 −47
Явым-төшем нормасы, мм 29 22 22 37 60 46 56 71 43 46 30 24
Чыганак: http://climatebase.ru/station/29594/

ТарихҮзгәртү

Тайшет 1897 елда Транссебер магистрале төзүе сәбәпле бистә буларак оешты. 1910 елда паравыз депосы төзелә.

1937 елда шәһәр тибындагы бистә статусын, ә 1938 елда шәһәр статусын ала. 1930-50 елларда Тайшет ике ГУЛАГ частьләренең (ЮжЛАГ һәм ОзёрЛАГ) үзәге булган. 1940—1947 елларда вакытлыча туктаулар белән Тайшет—Братск тимер юл салынган, тимер юл төзелешендә япон һәм алман әсирләре дә катнашканнар.

1960 елдан — өлкә буйсынудагы шәһәр.

ХалыкҮзгәртү

1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
~11 700 33 499 34 232 38 249 42 391 38 535 35 481

Милли состав (2002): руслар — 92,2%, татарлар — 2,3%, украиннар — 1,8%.[8]

ИкътисадҮзгәртү

Әлүмин заводы, шпаллар сеңдерү, гидролиз заводлары.

Азык-төлек һәм урман сәнәгатьләре ширкәтләре.

ГалереяҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү