Бу Уфа рәссамы турында мәкалә, Казан рәссамы турында биредә укыгыз

Әмир Мәҗитов
Туган 5 июнь 1968(1968-06-05) (55 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган рәссамы - 2023

Әмир Мәҗитов, Әмир Миңлевәли улы Мәҗитов (1968 елның 5 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Күгәрчен районы, Югары Саз) ― рәссам, Башкортстанның (2010) һәм Россиянең (2023) атказанган рәссамы, профессор, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының сынлы сәнгать факультеты деканы. 1996 елдан РФ Рәссамнар берлеге, 1995 елдан «Артыш» иҗат берләшмәсе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1968 елның 5 июнендә Башкортстан АССР Күгәрчен районы Югары Саз авылында туган.

1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының сынлы сәнгать факультетын (профессор Э. М. Сәетов һәм доцент М. А. Назаров остаханәсе), 1998 елда — Уфа сәнгать институты каршындагы Россия сәнгать академиясе аспирантурасын (педагогы — академик Ә. Ф. Лотфуллин) тәмамлаган.

1999 елдан Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең (2015 елдан институт) рәсем сәнгате кафедрасында эшли, 2000 елдан кафедра мөдире, 2014 елдан рәсем сәнгате факультеты деканы, профессор.

Рәссамның картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), «Торн» галереясында (Вашингтон, АКШ), Л. Розенблюм музеенда (Тель-Авив, Израиль), Магнитогорск картиналар галереясында, Гөлсабира Хәкимова исемендәге Яр Чаллы шәһәре картиналар галереясында (Татарстан), Ырымбур өлкә сынлы сәнгать музеенда саклана.

Картиналары үзгәртү

«Малай» (1992—1996), «Карт һәм тәгәрмәчләр» (1996), «Пәйгамбәр» (1994—2003), «Притчалар» (1995—2003), «Ата» (1997—2000), «Ата-аналарга багышлама» (1995—2000), «Эпос» (1999—2000), «Салават турында» (1997—2004) һ.б.; шәлкемнәр: «Үрелгән җиһан» (1994—2000), «Сусау» (1995—1997). Картиналары: «Зур балык читлеге» (1986), «Урал-батыр» (1997), «Рәссам-II», (2001—2007), «Агач балы» (2003—2007) һ.б.

Күргәзмәләре үзгәртү

1988 елдан яшьләр, республика, бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

Хәзерге заман үзгәртү

2023 елда Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында дуслык элемтәләрен ныгыту проектларында катнашкан. БР Рәссамнар берлеге һәм Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музее башлангычы белән Донецкида ачылган сынлы сәнгать музеена «Якты» (Светлое) картинасын бүләк иткән [1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1998 ― Шәехзадә Бабич премиясе«Чиксез юл» уртак күргәзмә проекты өчен (Җәлил Сөләйманов белән бергә)[2]
  • 2010 – Башкортстанның атказанган рәссамы
  • 2023 – Россия Федерациясенең атказанган рәссамы ― Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен [3]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү