Яр Чаллы картиналар галереясы

Яр Чаллы шәһәре картиналар галереясы, Гөлсабира Хәкимова исемендәге Яр Чаллы шәһәре картиналар галереясы (рус. Набережночелнинская картинная галерея имени Гульсабиры Хакимовой) — 1980 елда Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның филиалы буларак ачылган мәдәният оешмасы.

Яр Чаллы картиналар галереясы
Нигезләнү датасы 1980
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чаллы
Урын Тынычлык проспекты
Карта

Гөлсабира Хәкимова исемендәге
Яр Чаллы картиналар галереясы
Галереяга керү юлы
Галереяга керү юлы
Нигезләү датасы 1980
Урын 423810 Яр Чаллы байрагы Яр Чаллы, Тынычлык проспекты, 52/16 (3/01)
Директор Илсөя Заһидуллина
Сайт art_gallery1980

m1504

2022 елда картиналар галереясына галереяның беренче директоры булган һәм 20 елдан артык директор булып эшләгән Татарстан АССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова (1925―2021) исеме бирелгән [1].

Гамәлгә куючысы — Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты (мәдәният бүлеге).
Адресы: 423810 Яр Чаллы, Тынычлык проспекты, 52/16 (3/01).
Директор (2015 елдан) — Илсөя Илдус кызы Заһидуллина[2].

Тарих үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Галерея фондындагы картиналар.
 
Галереяның логотибы

1980 елда Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның филиалы буларак ачылган.
2006 елда Яр Чаллы шәһәр шурасының 2006 елның 10 феврале № 8/23 карары белән 20 штат берәмлеге булган «муниципаль оешма» статусы ала.
Галерея сәнгать кыйммәтләренең, нәкыш, гамәли-декоратив һәм халык сәнгатьләре әсәрләрен саклау урыны булып хезмәт итә. XX гасыр ахыры — XXI гасыр башы РФ һәм Татарстан сынлы сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре тупланган. Галереяның фондында ТР дәүләт сынлы сәнгать музее милке булган төп нөсхәләр саклана. 2006 елдан башлап, галереяның үз фонды оеша башлый. 2018 елның гыйнварына 879 саклану берәмлеге, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее милке саналучы 712 саклану берәмлеге исәпләнә.

Үз тупланмалары нигезендә галерея фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-мәгариф эшчәнлеге алып бара. Күргәзмәләр, экскурсияләр (шул исәптән шәһәрдәге скульптура һәйкәлләренә экскурсияләр), лекцияләр оештыра, нәшрият эше (каталоглар, альбомнар) алып бара, рәссамнар белән очрашулар уздыра, мастер-класслар үткәрә, балалар өчен рәсем ясау студиясе, линогравюра остаханәсе эшли.

Галереяда халыкара, төбәкара күргәзмәләр оештырыла: «Коткарылган кыйммәтләр» (рус. Спасенные сокровища, Эрбет дәүләт сынлы сәнгать музее), «Оста һәм шәкерт» (рус. Мастер и ученик), Сергей Андрияканың акварель мәктәбе (Мәскәү), «Италия сәнгате. Бруно Либераторе һәм Луиджи Россини» (рус. Искусство Италии. Бруно Либераторе и Луиджи Россини), «Сальвадор Дали шедеврлары» (рус. Шедевры Сальвадора Дали), Чулман буе рәссамнарының «Заманча сәнгать һәм XXI гасыр шәһәре» (рус. Современное искусство и город XXI века) һ. б. күргәзмәләр.

38 ел буена картиналар галереясы төбәкнең сынлы сәнгать музее ролен башкара. Галерея ел саен 45-55 мең кеше кабул итә. Галерея иганәчелек белән дә шөгыльләнә, һәр дүртенче керүчегә бушлай хезмәт күрсәтелә.

Экскурсияләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы