Габдулла Тукай һәйкәле (Яр Чаллы)

Габдулла Тукай һәйкәле, рус. памятник Габдулле Тукаю, ингл. Gabdulla Tuqay StatueТатарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2011 елда ачылган һәйкәл. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) 125 еллык юбилее хөрмәтенә куелган.

Һәйкәл
Габдулла Тукай һәйкәле

Габдулла Тукай һәйкәле
Урын Яр Чаллы
Материал бронза

Тарих үзгәртү

2011 елның 22 ноябрендә Яр Чаллының Яңа шәһәрендә (Автозавод районы) Тынычлык проспекты белән Рәис Беляев урамы кисешкән чатта, Ершов урамы тукталышыннан ерак түгел урнашкан Тукай скверында (16/09 йорты янында) ачылган.

Һәйкәлне ачу тантанасында рәсми кешеләр — Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, Васил Шәйхразыев[1], шагыйрьләр Разил Вәлиев, Илфак Ибраһимов[2], Роберт Миңнуллин, Камал театры артистлары катнаша.

2012 елдан башлап, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган чаллыларга дәүләт бүләкләре әлеге һәйкәл янында тапшырыла[3].

2015 елның мартында билгесез кешеләр һәйкәлне ак буяулар белән пычратып, «усал» дигән сүз язып, пентакль символлары төшереп, шагыйрь кулындагы китапны ботарлап алып китәләр[4][5].

Тасвирлама үзгәртү

 
Тукай бюсты (китапсыз)

Һәйкәл Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә бронзадан коелган.

Монументның биеклеге — 6 м.

Шагыйрь, кулларын күкрәгенә кушырып, уң кулына китап тоткан хәлдә түгәрәк постаментта басып тора.

Постаментның аскы өлешендә кирил һәм гарәп язуы белән «Габдулла Тукай / عبد الله توقاي» дип язылган.

Проектның авторы — скульптор Владимир Демченко (Мәскәү), һәйкәлне сынчы Илдар Ханов (1940-2013) иҗатына таянып ясаган[6].


  Һәйкәл бик кыска вакыт эчендә (июнь-ноябрь) төзелде. Шагыйрьнең ялгыз фигурасын түгел, үзе язган әдәби әсәрләрендәге каһарманнары (алтын тарак тоткан Су анасы, Кисекбаш, Сак-Сок) әйләнәсендә итеп күрсәтергә булдым. Имән агачы белән тоташкан Шүрәле образына зур урын бирелде. Агачның очында шагыйрьнең музасы (хыялы, өмете, тормышка ашмаган мәхәббәте) урнаштырылды.
Владимир Демченко
 

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 2011 елда Чаллы шәһәре мэры
  2. 2011 елда Татарстан язучылар берлеге рәисе
  3. Яр Чаллы рәсми сайты, 26.04.2012
  4. Яр Чаллы рәсми сайтында
  5. Kazanfirst сайтында
  6. Комсомольская правда, 22.11.2011

Чыганаклар үзгәртү

  1. Чаллыда Тукай һәйкәле. «Мәйдан», 2011 ел, № 12.
  2. Чаллыда Тукайга һәйкәл ачылды
  3. Открыт памятник Тукаю

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы