Энтузиастлар бульвары (Яр Чаллы)

Яр Чаллы урамнарының берсе

Энтузиастлар бульвары (рус. Бульвар Энтузиастов) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам.
Почта индексы 423810.
Координатлар 55.742943°, 52.416909°.

Энтузиастлар бульвары
Төбәк Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Үзәк район
Кисеп үтә
Академик Рубаненко урамы[d] һәм Хәсән Туфан проспекты
Тышкы рәсемнәр
Бульвар фотосурәтләре.

Тарих үзгәртү

 
Энтузиастлар бульвары
 
Энтузиастлар бульвары

1980 елларда урамга сынчы Илдар Мәснәви улы Ханов 1981—1991 елларда бетон, смальта һәм мозаикадан эшләгән авангард скульптур корылмалары урнаштырылган: «Үзгәреш» (рус. Эволюция, 1982), «Каршы тору» (рус. Противостояние), «Ярашу» (рус. Гармония, 1982), «Уяну» (рус. Пробуждение, 1983), «Саклаучы фәрештә» (рус. Ангел-Хранитель, 1991), «Тормыш агачы» (рус. Древо жизни, 1989), «Яңарыш» (рус. Возрождение), «Туу» (рус. Зарождение) һ. б.[1]

2007 елда бульвар үзгәртеп корыла, балалар мәйданчыклары төзелә, юлга брусчатка җәелә, фонтаннар камилләштерелә.

2016 елның 1 маеннан 20 млн сум тотып яңартылган фонтаннар комплексы эшли башлый. Көннең караңгы вакытында фонтаннар һәм сыннар махсус төсле утлар белән яктыртыла.

Һәр елны август ахырында урамда «Чәчәкләр көне» (рус. День Цветов) уздырыла[2].

Урнашуы үзгәртү

Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районында 2нче һәм 3нче комплекслар арасында урнашкан җәяүлеләр урамы. Вахитов проспекты белән киселештә башлана. Академик Рубаненко урамы белән кисешә. Хәсән Туфан проспекты белән киселештә тәмамалана.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

  • Бульвар башында халыкта «Түбәтәй» дип йөртелүче «2.18» бизнес үзәге бинасы урнашкан.
  • «Иллюзиум» кинокомплексы (элекке «Батыр» кинотеатры)
  • 4нче йорт — 27нче санлы Росинка балалар бакчасы
  • 12нче йорт — Ак мәчет
  • 16нчы йорт — сәүдә үзәге

Фаҗига үзгәртү

Төп мәкалә: Данил Садыйков

2012 елның 5 маенда Энтузиастлар бульварындагы су белән тулы фонтанга 9 яшьлек Андрей Чурбанов егылып төшә. Аны коткарырга 12 яшьлек Данил Садыйков та фонтанга керә, икесен дә электр тогы суга. Данил хастаханәдә вафат була. Фонтан эчендә суга баткан каз каурые — Данил Садыйковка куелган һәйкәл[3]. Фаҗигадан соң берничә ел (2016 елга кадәр) фонтаннар эшләми тора.

Әдәбият үзгәртү

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү