Викибирелмәләрнең буш элементы

Ак мәчетЧаллы шәһәрендә Энтузиастлар бульвары 12нче йорт адресы буенча урнашкан мәчет.

Мәчет
Ак мәчет
Ил Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 1992—??? еллар
Халәте гамәлдә

Мәчет бинасын Чаллы шәһәре аксакаллары КамАЗ генераль мөдиренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдус Закирҗановка мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә бүленеп бирелә. Тау мәчетеннән мәхәлләнең бер өлеше шунда күченә. Бу бинаны ремонтлап, манара куелып яхшы гына хәлгә китерелә. 1992 елның көзендә, Чаллы ит комбинаты белән килешү нигезендә, шәһәрдә беренче хәләл ит кибете ачыла, дини китаплар сатыла башлый.

Мәчет бинасында мәдрәсә дә оештырыла. Ул [2000 ел]дан анда ир-егетләр укый. Мәдрәсәдә укыту төпле программа буенча алып барыла. Мәдрәсә халыктан кергән сәдакә исәбенә яши. Мәчет-мәдрәсә базасында [2003 ел]ны Татарстан Диния нәзарәте имамнарның белемен күтәрү институтын оештыра.

2006 елны намаз залы киңәйтелә. Хатын-кызлар өчен аерым намаз залы эшләнә.

Мәчетнең гомуми мәйданы 2500 м², спорт залы, компьютер классы, кибет бар. Ак мәчет шәһәр мәчетләре арасында иң зур намаз залына ия булу сәбәпле, биредә балаларның республика күләмендәге Коръән уку ярышлары үтә. Корбан гаетендә мәчет территориясендә корбан чалулар оештырыла.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы