Шакир Янбаев

Шакир Янбаев (Шакир Махиян улы Янбаев, баш. Шакир Мәхийән улы Янбаев) – язучы. Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Шакир Янбаев
Шакир Янбаев
Ш.Янбаев.jpg
Шакир Янбаев
Тугач бирелгән исеме: Шакир Махиян улы Янбаев
Туу датасы: 29 ноябрь 1925(1925-11-29)
Туу урыны: Күгәрчен районы, Бикбулат авылы
Үлем датасы: 3 июнь 2005(2005-06-03) (79 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1966-2005
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Үләндәге чыклар» (1966)
Бүләкләр: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1925 елның 29 ноябренда БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Күгәрчен районы) Бикбулат авылында туган. Уфада музыка училищесын (1952), Мәскәүдә әдәбият институтын (1957) тәмамлый. Морак мәктәбенең 10- сыйныфыннан Совет Армиясенә алына.

Бөек Ватан сугышындаҮзгәртү

Бөек Ватан сугышында хәрби машина йөртүче булып катнаша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң, Күгәрчен районы мәктәпләрендә укыта. Студент чагыннан Уфада радиокомитетта диктор (1950-1952) һәм мөхәррир булып эшли башлый. «Агыйдел» журналында баш мөхәррир урынбасары (1968-1978).

ИҗатыҮзгәртү

 
«Зәңгәр чатыр» китабы. М.1977 (рус.)

Ш. Янбаев - үзенчәлекле хикәя остасы, әсәрләрендә замандашының мавыктыргыч образларын тудырды. Беренче китабы – «Үләндәге чыклар» (1966). «Яшәү согы» (1971), «Җирем-җиде кат» (1972), «Кемне генә җир күтәрми» (2000) исемле хикәя һәм повестьлар җыентыкларын бастырды. Геологлар турында «Зәңгәр чатыр» (1976), ГРЭС төзелешенең авыл халкына тәэсире турында «Бүә буйкайлары сары тал» (1987) романнарын язды.

2007 елда Казанда «Диңгез акчарлагы» китабы нәшер ителде.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1972)

ӘдәбиятҮзгәртү

1. Г. Әпсәләмов. Мәхәббәт-дөнья яме. «Агыйдел», 1971, № 10.

2. Х. Гыйләҗев. «Зәңгәр чатыр» романына йомгаклау сүзе. Уфа, 1983.

ЧыганакларҮзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү