Җылаер кантоны

Җылаер кантоны (баш. Йылайыр кантоны, рус. Зилаирский кантон) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1922—1930 елларда гамәлдә торган.

Җылаер кантоны
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Башкортстан АССР

Административ үзәк

Җылаер

Нигезләү датасы

5 октәбер 1922

Юкка чыгару датасы

20 август 1930

Халык саны  (1926)

195 036 кеше

Үзәге Җылаер авылында урнашкан булган.

Җәгърафик урнашу

үзгәртү

Җылаер кантоны Башкортстан АССРның көньяк өлешендә урнашкан булган; төньякта Тамьян-Катай кантоны белән, көнчыгышта — Урал өлкәсенең Троицк округы белән, көньякта — Ырынбур губернасының Ырынбур һәм Орски өязләре белән, ә көнбатышта — Стәрлетамак кантоны белән чиктәш булган.

Тарихы

үзгәртү

Җылаер кантоны 1922 елның октәбрендә БАССР административ бүленешенең үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән; аның составына элекке Бөрҗән-Түңгәвер кантонының 14 олысы, Кыпчак-Җиде ыруг кантонының 16 олысы, Үсәргән кантонының 18 олысы керде.

1924 елның 25 июнендә Имангол олысы Кыргыз АССР составына күчерелегән. Шул ук елның 21 октәбрендә Орск өязе Яңа Покровка олысының 19 авылы кантон составына кертелгәннәр.

1926 елның 26 июлендә кантонга Ырынбур өязенең Исәнгол авылы кушыла; 9 олысларның өлешләре һәм Яңа Покровка олысының 19 авылы Ырынбур губернасына бирелә.

1930 елның 20 августында Җылаер кантоны юкка чыгарылган, аның территориясе Әбҗәлил (өлешчә Темәс олысы), Баймак (өлешчә Кананикольск, Таналык, Темәс һәм Сабыр олыслары), Бөрҗән (Бөрҗән олысының өлеше), Зиянчура (Сәлих, Үсәргән олыслары — тулысынча, Бөрҗән-Кыпчак, Җылаер һәм Сабыр олыслары — өлешчә), Морак (Кыпчак олысы — тулысынча, Бөрҗән-Кыпчак, Бөрҗән, Кананикольск олыслары — өлешчә), Җылаер (өлешчә Җылаер, Кананикольск, Сабыр олыслары), Мәләвез (Мораптал олысы), Хәйбулла (Хәйбулла олысы — тулысынча, Җылаер, Таналык, Сабыр олыслары — өлешчә) районнары составына кергән.

1926 елда халык саны 195 036 кешене тәшкил иткән, шул исәптә шәһәр халкы — 14 645 кеше.[1]

Милли состав (1926): башкортлар — 80 764 кеше (41,4%), руслар — 81 894 (42,0%), татарлар — 10 815 (5,5%, шул исәптә мишәрләр — 1759 кеше (0,9%)), украиннар — 8 748 кеше (4,5%), мордва — 8 112 (4,2%), чуашлар — 3 980 (2,0%), һ.б.[2]

Чыганаклар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү