Зилаер районы

Башкортстан районы
(Җылаер районы битеннән юнәлтелде)

һәм

Зилаер районы
баш. Йылайыр районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Җылаер
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 16 590 (2010)[1]
Нәрсә белән чиктәш Бөрҗән районы, Баймак районы, Хәйбулла районы, Зиянчура районы һәм Күгәрчен районы
Мәйдан 5773,99 км²
Почта индексы 4536ХХ
Рәсми веб-сайт zilair.bashkortostan.ru
Харита сурәте
Җирле телефон коды 34752
Карта
 Зилаер районы Викиҗыентыкта

Зилаер районы (рус. Зилаирский район, баш. Йылайыр районы) — Башкортстан Республикасының көньягында урнашкан муниципаль административ берәмлек. Төньякта — Бөрҗән, көнчыгышта — Баймак, көньяк-көнчыгышта һәм көньякта — Хәйбулла, көньяк көнбатышта — Зиянчура, көнбатышта Күгәрчен районнары белән чиктәш.

Сыйфатлама үзгәртү

1930 елның 28 августында оештырыла, район составына Зилаер кантуны волостьлары керә. 1963 елда 1 февр. бөтерелә, территориясе Хәйбулла районы составына кертелә. 1965 елда 4 нояб. яңадан оештырыла. Мәйданы — 5774 км². Административ үзәге — Зилаер авылы, Уфадан көньяк көнчыгышка 410 км һәм Сибай тимер юл станциясеннән көньяк көнбатышка таба 135 км еракта урнашкан.

Халык саны үзгәртү

Халкы (мең кеше): 1939 елда – 30,5; 1959 — 28,4; 1989 – 18,7; 2002 – 18,9; 2010 – 16,6. Милли составы (2002): башкортлар — 56,5%, урыслар – 36,2%. Халыкның уртача тыгызлыгы — 3,2 кеше/км². Районда 19 авыл советы, 54 авыл торак пункты, иң зурлары: Зилаер (5,6 мең кеше), Юлдыбай (1,6 мең), Матрай (0,9 мең) авыллары.

2010 елгы җанисәп буенча районда башкортлар — 56,5 %, урыслар — 36,2 %, татарлар — 3,2 %, чуашлар — 2,8 %, башка милләт вәкилләре — 1,3 %[2] яши.

Демография үзгәртү

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2010[1]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
30 64828 27725 83021 55818 70418 93916 59014 89415 115

География үзгәртү

Район территориясе Зилаер яйласында урнашкан. Рельефы ерымнарга бай, тирән елга үзәннәре булган вак таулыклар тезмәһеннән гыйбәрәт. Районның көнбатыш өлеше Зилаер синклинорие, көнчыгышы — Уралтау зонасы чикләрендә ята. Район территориясендә кирпеч-черепица чималы: комлы балчык (Сакмар), төзелеш ташы (Искуҗа) яткылыклары бар. Климаты континенталь, аз дымлы. Һаваның уртача еллык температурасы 1,2 °C, гыйнварда уртача температура –16°С, июльдә 18°С. Абс. макс. температура 38,4°С, абс. миним. температура –47 °C. Явым төшемнең уртача еллык микъдары 500—600 мм, җылы чорда 300—400 мм. Гидрографик челтәрне Ялан Зилаеры, Баракал, Зилаер кушылдыклары белән Сакмар елгасы; Олы Сүрәм кушылдыгы белән Олы Иек елгасы һ.б. барлыкка китерә. Соры һәм карасу соры тау урман туфрагы, юылган һәм көлсуланган тау кара туфрагы өстенлек итә. Районның төньягында өлгереп җитмәгән соры урман туфрагы, көнчыгышында — типик кара туфрак очрый. Киң яфраклы каен, нарат һәм карагач урманнары таралган. Территориянең 64% ы урман белән капланган. Хайваннар дөньясы урман төрләреннән тора. Кызларбиргән авылы тирәсендәге карт карагачлар — табигать һәйкәлләре. Районның көнбатыш өлеше Морадым тарлавыгы табигать паркына керә.

Икътисад үзгәртү

2012 елда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 114,6 мең га (гомуми мәйданның 25% ы) тәшкил иткән, шул исәптән сүрүлек җирләр – 38,4, печәнлекләр – 32,2, көтүлекләр – 49,9; урманнар мәйданы – 376, җир өсте сулары – 1,4. Район тау урман зонасына һәм Урал аръягы дала зонасына керә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре [3 МУАХП, 160 игенче (фермер) хуҗалыгы] иген культуралары, мал азыгы культуралары үстерүгә, ит сөт юнәлешле сыер малы үрчетүгә махсуслаша. Елкычылык, умартачылык үскән. Район территориясендә Үркәч урман эшкәртү хуҗалыгы, Зилаер һәм Кананикольский урман хуҗалыклары, “Урал аръягы урманы” ҖЧҖ урнашкан. Районда “Зилаер сельэнергосы” ҖЧҖ, юл ремонтлау төзү идарәсе һ.б. эшли. Район территориясеннән Магнитогорски (Чиләбе өлк.)—Ира, Юлдыбай—Акъяр—Желтое (Ырымбур өлкәсе), Җылаер–КананикольскийИске Собхангол автомобиль юллары үтә. Урал икътисади төбәгенә керә.

Социаль, мәдәни өлкәләр үзгәртү

Районда һөнәрчелек лицее, 29 гомуми белем бирү мәктәбе, шуларның 11 е урта мәктәп, махсус коррекция интернат мәктәбе, 12 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, балалар ижады йорты, ДЮСШ; үзәк район һәм участок дәваханәлары, 3 амбулатория, 34 филшер акушерлык пункты, 31 клуб, 17 китапханә, И.И.Дилмөхәмәтовтың йорт музее, тарих туган якны өйрәнү музее бар. Районда 18 үзешчән сәнгать халык коллективы эшли. “Зилаирские огни” һәм “Авыл утлары” (башкорт телендә) гәзитләре чыга.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. Итоги Всероссийской переписи населения по Республике Башкортостан (pdf). Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. әлеге чыганактан 2013-03-09 архивланды. 2013-03-05 тикшерелгән.
  3. СССР җанисәбе (1939)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  5. СССР җанисәбе (1959)
  6. СССР җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. СССР җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.

Чыганак үзгәртү