Сары (Сарыкташ районы)

(Желтое битеннән юнәлтелде)

Сары (рус. Желтое), элекке Сары редутЫрынбур өлкәсенең Сарыкташ районындагы татар авылы. Сакмар елгасы буенда урнашкан. Желтая тимер юл стаʜcасе белән янәшә.

Сары
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Жёлтинский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Жёлтинский сельсовет[d][1]
Халык саны 777 (2010)[2]
Почта индексы 462140
Карта

Авыл сəʙиты үзәге булып тора. Идарәгә Рыскул (башкорт авылы), Кондуровка (руслар), Яңа Гафар (татарлар), Сунарчы (башкортлар) авыллары, Кондуровка һәм тимер юл стаʜcаәре, берничә утар буйсына.

Тарихи белешмә

үзгәртү

1742 елның 14 сентәбрендә Ырынбур ᴙнаpал-губернатыры И.И. Неплүев Сакмар буенда Пречистинская һәм Воздвиженская ныгытмаларын һәм Никитин (хәзерге исеме Рәдүт) белән Желтый редутларны корырга боерык бирә. «Желтый» атамасы җир өсткенә сары балчык яткылыкларының чыгып торуга бәйле. Беренчеләрдән булып бирегә кирәге калмаган Кама арты линиясеннән Яңа Чишмә полкы төрле милләт кешеләре күчерелә. 1768 елда Казан губернасыннан нугайлар күчерелә. Бераз соңрак татарлар һәм мукшылар киләләр. Татарлар һәм нугайлар хәзер юкка чыккан күлнең ике ярына урнашалар. Татарлар яши торган як “Күләй як”, нугайлар яши торган – Нугай ягы дип аталалар.

Сугыш башлангач, мәшһүр Халык мәгарифенең татар институтының (ТИНО) варисын – Богырслан татар-башкорт педагогика техникумы бинасын хәрбиләргә бирәләр, уку йорты бинасын бушатып, Желтое авылына күчерелә. Ул вакытта авыл Зианчура районына керә. Тулырак мәгълүмат өчен: жөлтое татар-башкорт педагогика yкyханәсы. Уку йорты 1955 елга кадәр эшли. Соңга эше туктатыла.

Милли cасᴛаф буенча

үзгәртү

2002 елда 878 кешенең 565 – татарлар (64,4%), 272 кеше руслар (31%), 30 кеше башкортлар (3,4%), 8 казах яшәгән. Янәшәдәге Желтая тимер юл стаʜcасендә 433 кеше яшәгән. Шулардан 65 татарлар (15%).

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү