Рәдүт (Ырынбур өлкәсе)
Рәдүт (рус. Никитино, элек Никитинский редут) — Ырынбур өлкәсе, Сарыкташ районындагы татар авылы. Авылны көнчыгыш, төньяк hәм көнбатыштан Сакмар елгасы урата.
Рәдүт | |
---|---|
![]() | |
Ил | Русия |
Өлкә | Ырынбур өлкәсе |
Район | Сарыкташ районы |
Координатлар | 51°56'N, 56°9'E |
Авыл советы рәисе | Зөфәр Габҗәлилов |
Нигезләнгән | 1742 |
Халык саны | 683[1] кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | +7 (353 33) |
Почта индексы | 462113 |
Русча атамасы | Никитино |
Тарихи белешмә Үзгәртү
1742 елның сентябрендә Никитинский редут буларак нигезләнә. Ырынбурдан Сакмар кальгасе аша узгач 59-нчы чакрымда — Пречистинский, ә аннан ары 47-нче (Ырынбурдан — 106) чакрымда Олы Иек тамагы тәңгәлендә Воздвиженский кальгасе. Шул сузымда ике хәрби ныгытма редут та эшләнә: Пречистинскийдан 23-нче чакрымда — Никитинский, ә Воздвиженскийдан үрдәрәк 30-нчы чакрымда Чуртанлы елгасы тамагында аны уң яклап — Желтый редуты.
Никитинскийга солдатлар Татарстанның Чишмә крепостеннән күчерелә. Соңрак солдат халкы казачийлар катлавына билгеләнә. 1768 елда яңа кешеләр: Казан губернасыннан Солтанавыл нугайлары килеп утыра.[2]
Авылда яшәүче ир-ат халкы сакчылар хезмәтенә билгеләнә. Алар чикләрне казак урдасыннан саклый, 1812 ел сугышында катнаша. Рәдүттән 5 чакрым булган Каравыл, 6 чакрымдагы Маяк тауларына кадәрге җиргә хуҗа булалар. Черкас волостенә карый.
Авыл тиз үк ике мәчеткә дә ия булып ала. Хәлле казакларның ир балалары Ырынбурда, ә кыз балалар Каргалыда укый башлый. Ярлылар исә барлык фәнни, дини гыйлемнәрдән ерак булып, надан калалар. Совет власте урнашканнан соң, 1919 нчы елның сентябреннән башлап, мәдрәсә мәктәпкә әверелеп, башта ШКМ, аннары Рәдүт урта мәктәбе булып китә. 1937 елны мәчетнең манарысы төшерелеп, ул районның балалар ял йорты (пионерлар лагере) ителә.
Танылган шәхесләр Үзгәртү
- Гобәйдулла Рәдүди (1885-1912) — татар шагыйре.
- Төхфәт Ченәкәй (1893-1959) — татар шагыйре.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ Банк Городов.Ру
- ↑ Искәндәров Р.Ш., Оренбург татарлары: тарихи-энциклопедик очерк бит226, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-11-12
Чыганаклар Үзгәртү
- «Туган ягым — яшел бишек». Авторлар: Макаева Раниля, Сулеев Муса(үле сылтама)
- Авыл тарихы(үле сылтама) (рус.)