Сакмар (баш. Һаҡмар) – Россиядәге елга. Башкортстан (348 чакрым) һәм Ырынбур өлкәсе (412 чакрым) җирләре аша үтә һәм Ырынбур шәһәре тирәсендә Җаек елгасына коя.

Сакмар
География
АТБ Башкортстан
Ил Россия
Координатлар 53°17'58"тн, 58°7'35"кнч, 51°46'20"тн, 55°1'35"кнч
РДСР 12010000512112200004778
Нинди сулыкка коя Җаек Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 30 200 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 798 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 144 м³/с Edit this on Wikidata
Llynnoedd Сакмарское водохранилище Edit this on Wikidata
Карта

Географик мәгълүмат

үзгәртү

Озынлыгы 798 чакрым, бассейн мәйданы 30 200 км². Елга Уралтау сыртының битләрендә, Башкортстанның Әбҗәлил районында башлана.

Су артымы, күбесенчә, кар аша. Ташу апрельдән июнь башына кадәр дәвам итә. Уртача су чыгымы тамактан 55 чакрым ераклыкта 144 м²/с. Ноябрьдә боз белән каплана һәм апрельдә ачыла.

Шактый мул сулы елга булып тора. Агымы тиз, Ырынбурга якынлашканда тыныч. Елганың суы җәй көне дә салкын (бик кызу көннәрдә 23 градуска җитә). Киңлеге урыны белән 80 метрга җитә, тирәнлеге 5 метргача. Җаек елгасындагы температура белән чагыштырганда, Сакмарда температура 2 градуска түбән.

Кушылдыклар

үзгәртү

Торак пунктлар

үзгәртү

Сакмар елгасында Куандык шәһәре, Сарыкташ, Кара Отрог, Сакмара, Никольское, Татар Каргалысы һәм башка торак урыннар урнашкан.

Сылтамалар

үзгәртү