Әбҗәлил районы

муниципаль район, Башкортстан, Россия

Әбҗәлил районы (баш. Әбйәлил районы) — Башкортстан Республикасына керүче муниципаль район. Республиканың көнчыгышында урнашкан. Административ үзәгеАскар.

Әбҗәлил районы
баш. Әбйәлил районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Аскар[1]
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы UTC+05:00 һәм YEKT[d]
Халык саны 45 551 (2010)[2][3]
Административ бүленеше Аскар авыл советы[d], Амангильдинский сельсовет[d], Баем авыл шурасы[d], Бурангуловский сельсовет[d], Гусевский сельсовет[d], Давлетовский сельсовет[d], Кирдасовский сельсовет[d], Краснобашкирский сельсовет[d], Равиловский сельсовет[d], Ташбулатовский сельсовет[d], Таштимеровский сельсовет[d], Халиловский сельсовет[d], Хамитовский сельсовет[d] һәм Янгильский сельсовет[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 521 метр
Нәрсә белән чиктәш Учалы районы, Белорет районы, Бөрҗән районы, Баймак районы һәм Чиләбе өлкәсе
Мәйдан 4288 км²
Рәсми веб-сайт abzelil.bashkortostan.ru
Харита сурәте
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Әбҗәлил районы Викиҗыентыкта

Башкортстан Урал аръягының урта өлешен били, Чиләбе өлкәсе белән чиктәш. Мәйданы 4 289 км². 2010 елда районда 45,8 мең кеше яшәгән (1970 — 40,5, 1979 — 38,3, 1989 — 39,5, 1995 — 40,5). Шуларның 88% башкортлар, 8,4% руслар һәм 2% татарлар. Халкының уртача тыгызлыгы — 1 км² 9 кешенән артык. Районда 91 авыл бар, шулар арасыннан иң зурлары Аскар авылы (1989 — 5,3 мең кеше), Красная Башкирия (2,0 мең), Сизәм авылы (1,7 мең).

Район 1930 елның 20 августында барлыкка килә.

Географик белешмә

үзгәртү

Район җиренең көнчыгыш өлеше — тигезлек-дала, көнбатыш — таулы- урманлы. Таулы-урманлы зонасы 600 — 1000 м биеклектәге Уралтау, Ирәндек һәм төньякта якта тауларның дәвамы булган Кырктытау (иң биек урыны — Караташ тавы, 1117 м) сыртларыннан тора. Ирәндек һәм Кырктытау түбәләрендә, югары битләүләрендә урыны-урыны белән каенлыклар һәм карагай, карагачлыклар очрый. Битләүләр — каткан юка кара тупраклы, ә тигезлекләр — селтесез уңдырышлы кара тупраклы. Уралтау сыртында каен катыш карагай һәм каен катыш карагач урманы үсә, җирнең өске катламы соры урман һәм көлсу тупрак белән капланган. Районның көнчыгыш өлешендә эреле-ваклы убалар тезмәсеннән торган, Җаек елгасы үзәне ягына иңкүләнгән тигезлек ята. Бу яктагы биеклек 350—400 м тирәсе. Тирә-ягы төрле үлән катыш кылган үскән уңдырышлы һәм гадәттәге кара тупраклы дала.

Район территориясенә Азия кыйтгасыннан килгән континенталь һава агымы тәэсир итә. Кыш көне басу өстендәге карны очырып алып китә торган бураннар еш була, ә җәй көннәрендә көньяктан еш кына эссе коры җилләр исә. Таулы-урманлы урыннарда климат артык коры түгел. Елга челтәре Җаекның уң кушылдыклары булган Олы Кызыл, Кече Кызыл, Янгел елгаларынан тора. Районның таулы-урманлы көньяк-көнбатыш өлешендә Җаекның зур кушылдыгы Сакмар елгасы башлана.

Тау буе дала зонасының калкулыклар арасындагы түбән урынында күлләр урнашкан (Мулдак, Мавызлы, Атаулы, Карабалыклы, Чуртанлы, Чыбаркүл һ.б.). Кайсы берләренең төбендә шифалы ләм яткылыклары бар. Район территориясендә Орчык һәм Дарулы елгалары үзәнендә сибелмә, ә Ярлыкап авылы тирәсендә рудалы алтын бар; төньяк өлешендә марганис рудасы яткылыклары (Ниязгул, Җилембәт, Күчем) табылган; куе кызыл, алсу кызыл, караһу шәмәхә төсендәге һ.б. төр яшмәнең өскә чыгып яткан урыннары билгеле. Урындагы ихтыяҗларны кәнәгәтләндерү өчен Колыкач туф, вак таш, Тупак балчык яткылыгы һәм Красная Башкирия кызыл балчык яткылыгы кирпеч җитештерү өчен, шулай ук Янгел акшар яткылыгы эшкәртелә, Мавызлы һәм шифалы ләме булган Мулдак күлләре табигать ядкәрләре исәпләнә.

Демография

үзгәртү
Халык саны
1939[4][3]1959[5][3]1968[6]1970[7][3]1979[8][3]1989[9][3]2002[10][3]2008[11]2009[12]2010[2][3]
33 12835 53836 75039 54537 90238 85643 26244 97945 29645 551
2012[13]2013[14]2014[15]2015[16]2016[17]2017[18]1 гый 2019[19]2021[20]
45 48445 22745 04244 79544 88844 96245 03745 300

Икътисад

үзгәртү

Әбҗәлил районы — авыл хуҗалыгы районы. Авыл хуҗалыгы биләмәләре 208,5 мең га (район мәйданының 48,6%, шул исәптән сөрүле җирләр — 118,0, көтүлекләр — 70,2, печәнлекләр — 20,2 мең га. Районның дала зонасында — язгы бодай (күбрәк көчле һәм каты сортлар), карабодай үстерү; сөт-ит малчылыгы, сарыкчылык, дуңгызчылык; тау-урман зонасында сөт-ит мал-гы, ит-җон сарыкчылыгы, тибен елкычылыгы, язгы бодай, уҗым арышы һәм солы үстерү төп тармаклар булып тора. Эре игенче хуҗалыклары — “Кызыл Башкортстан”, “Целинный”, “Әлмөхәммєт”, Орлов, Киров исемендєге кооперативлар һәм предприятиеләр. Әбҗәлил урман хуҗалыгының 121,3 мең га мәйданында 17504 мең м³ үзагач, шул исәптән 8215 мең м³ ылыслы агач бар. Азык-төлек сәнәгатенә караган кечерәк предприятиеләр (Аскардагы он тарту комб-ты һәм май заводы), төз. материаллары произв-сы бар.

Әбҗәлил районы җирендә 33 эре күл бар. Аларның барысын да диярлек күрше Чиләбе өлкәсе эшкуарлары рәхәтләнеп файдалана. Мәсәлән, Яктыкүл курорт зонасын Магнитогорск эшкуарлары арендага алган. Тик алар аренда хакын аз түли, шунлыктан урындагы бюдҗет әллә ни файда күрми. Әбҗәлил районында 26 гектар җирне биләгән тау чаңгысы комплексы да бар. Ул комплекстан да районга бик аз файда керә.[21]

Район территориясе аша Магнитогорск—Белорет—Карлыман, Магнитогорск—Сибай тимер юллары, Акъяр—Сибай—Аскар—Сермән, Булгаково— Белорет—Магнитогорск автомобиль юллары үтә. “Красная Башкирия" совхозы территориясендә Магнитогорск аэропорты урынлашкан.

Социаль-мәдәни өлкә

үзгәртү

Районда 74 гомум белем бирү мәктәбе, шул исәптән 28 урта мәктәп; Таштимер авыл хуҗалыгы ПУ, 32 гомуми китапханә, 77 клуб учреҗдениесе, үзәк район һәм 7 участка дәваханәсе эшли. Аскар авылында тарих-туган якты өйрәнү музее, Күчем авылында Советлар Союзы Герое Таһир Кусимов музее ачылган. Рус һәм башкорт телләрендә “Искра" — “Очкын" гәзите чыга. Мавызлы күле буенда ләм белән дәвалый торган “Яктыкүл" шифахәнасе һәм “Караташ" шифаханә-профилакторие урнашкан.

Күренекле шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ОКТМО
  2. 2,0 2,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  4. СССР җанисәбе (1939)
  5. СССР җанисәбе (1959)
  6. Башкирская АССР: административно-территориальное деление на 1 января 1969 годаУфа: 1969. — 429 бит
  7. СССР җанисәбе (1970)
  8. ССҖБ җанисәбе (1979)
  9. СССР җанисәбе (1989)
  10. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  11. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  12. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
  13. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
  14. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктовРосстат, 2013. — 528 бит
  15. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
  16. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
  17. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
  18. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 годаМосква: Росстат, 2017.
  19. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  20. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  21. http://www.omet-ufa.ru/index.php?id=168(үле сылтама)

Сылтамалар

үзгәртү