Башкортстан Республикасының атказанган артисты

мактаулы исем
(БР атказанган артисты битеннән юнәлтелде)

Башкортстан Республикасының атказанган артисты — Башкортстанда кабул ителгән мактаулы исем. Әлеге исем бүләкләнүченең республика мәдәнияте үсешенә керткән зур өлешен һәм республиканың күпмилләтле халкы алдындагы казанышларын тануның иң югары чагылышы булып тора. «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булган затларга күкрәкнең уң ягына беркетелүче күкрәк билгесе тапшырыла.

Башкортстан Республикасының атказанган артисты
Ил Россия байрагы Башкортстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Башкортстан Республикасы Башлыгы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк Башкортстан Республикасының халык артисты

Нигезләмә үзгәртү

«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, югары сәнгать үрнәге дип саналырдай образлар, спектакльләр, кинофильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыкаль, телевизион һәм радиотапшырулар иҗат иткән, сәнгать өлкәсендә 10 ел һәм аннан артыграк хезмәт итүче югары осталыкка ия булган артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга һәм башка сәнгать әһелләренә бирелә.

«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирүгә тәкъдим итү һәм билгеләнгән үрнәктәге Бүләкләү кәгазе Башкортстан Республикасы Башлыгы каравына кертелә.

«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган кешеләргә Башкортстан Республикасының Мактаулы исем бирү турында грамотасы һәм «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән күкрәк билгесе тапшырыла.

«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» күкрәк билгесе күкрәкнең уң ягында йөртелә.

Тарих үзгәртү

«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем турында Нигезләмә Башкортстан Республикасы Президентының 1996 елның 18 апрелендәге ПУ-228 номерлы Указы (2008 елның 27 июнендәге редакциясендә) белән расланган.

Башкортстанның атказанган артистлары үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. О присвоении почётного звания «Заслуженный артист РБ» Ахмадуллину А. К. (рус.)
  2. О присвоении почётного звания «Заслуженный артист Республики Башкортостан» Комаровой Т. В. (рус.)
  3. О присвоении почётного звания «Заслуженный артист Республики Башкортостан» Ирназаровой Л. Ф. (рус.)
  4. О присвоении почётного звания «Заслуженный артист Республики Башкортостан» Китабовой Т. А. 2020 елның 26 ноябрь көнендә архивланган. (рус.)
  5. Вәсилә Фәттахова Татарстанның да атказанган артисты булды. matbugat.ru, 08.12.2015
  6. Дарья Петрова. Радик Юльякшин стал Заслуженным артистом Башкирии. ИА «Башинформ», 30.07.2017 (рус.)
  7. Ләйлә Аралбаева. Рустэм Хамитов вручил Ришату Тухватуллину звание заслуженного артиста Башкортостана. ИА «Башинформ», 13 сентября 2018
  8. Марат Шайбаков – заслуженный артист республики. 2020 елның 22 июль көнендә архивланган. «Ышаныч», 06.07.2018
  9. Преподавателю Уфимского училища искусств присвоено звание злуженный артист Республики Башкортостан (рус.)