Мәхмүт Фатыйхов

Уфа Нур татар театры актеры

Мәхмүт Фатыйхов, Мәхмүт Мөдәрис улы Фатыйхов (1967 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Башкортстан АССР, Федоровка районы, Балыклыбаш) — драма актеры, Оренбург татар дәүләт, «Нур» татар дәүләт (1991 елдан) театрларында хезмәт итә. Башкортстанның атказанган (2003) һәм халык (2021), Татарстанның атказанган (2019) артисты.

Мәхмүт Фатыйхов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Мәхмүт Мөдәрис улы Фатыйхов

Туу датасы:

1 гыйнвар 1967(1967-01-01) (57 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, БАССР, Федоровка районы, Балыклыбаш

Һөнәре:

актер

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1990—х. в.

Бүләк һәм премияләр:

БР атказанган артисты - 2003 ТР атказанган артисты - 2019БР халык артисты - 2021

Махмуд Фатыхов
Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Мәхмүт Мөдәрис улы Фатыйхов

1967 елның 1 гыйнварында Башкортстан АССР Федоровка районы Балыклыбаш авылында ундүрт балалы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе МөдәрисГобәйдулла улы авылда мулла була, хатыны Зөлхия Габделвәли кызы белән 4 ул, 10 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бабасы Гобәйдулла — указлы мулла, 1915 елда Үзәк диния нәзарәте хәзерге Авыргазы районы Толбазы авылыннан Федоровка районы Балыклыбаш авылына имам-хатыйб итеп җибәргән[1].

Мәхмүт кечкенәдән үк сәнгатькә тартыла. Актерлык сәләтен мәктәптә укыган елларында ук тоя. Коралачык авылында урта белем алгач, Мәхмүт Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керергә бара. Анда: «Башкорт телен белмисең, буең да кыска, армиядә йөреп кайт, бераз үссәң, бәлки, алырбыз», – диләр. Ике ел ике ай хәрби хезмәттә булып кайткач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Режиссер Марсель Сәлимҗанов җыйган курста Җәвит Шакиров, Инсаф Абдуллин (райондашы) белән бергә укып чыга[2]. Укыган елларында ук сәхнәгә менә: җырчы Хәнәви Шәйдуллин бригадасы белән гастрольләргә чыга. Казан театр укуханәсен тәмамлагач, ярты ел Оренбург татар дәүләт театрында эшли. 1991 елда Уфада Нур театры ачылу белән, шунда эшкә чакырыла. Бүген Мәхмүт Фатыйхов — театрның беренче көненнән башлап эшләгән һәм театрда калган дүрт актерның берсе. Уфа Ислам университетын читтән торып тәмамлый, дини гыйбадәтләр үткәрү өчен күп чакырулар ала. Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын «актер осталыгы» белгечлеге буенча тәмамлаган[3]. Актер эшеннән тыш, төрле кичәләргә һәм концертларга сценарийлар яза, балалар өчен әкиятләр иҗат итә, төрле тамашаларда кызыклы монологлары белән чыгыш ясый, шигырь укучылар бәйгеләрендә катнашып, бүләкләр ала, жюри рәисе була. Матбугатта сәнгать хакында мәкаләләре басыла тора. Нәфис сүз остасы. «М. Фатыйхов — Габдулла Тукай шигырьләрен тирәннән тоеп, сөйләм жанры сәнгатенең гадәти булмаган ысулларын кулланып сөйли торган бик аз актерларның берсе»[4].

Башкарган рольләре үзгәртү

«Нур» театры үзгәртү

 
Нур театры

Мәхмүт Фатыйхов тарафыннан 40тан артык спектакльдә төрле амплуадагы рольләр башкарылган. Җыйнак буйлы артистка баштарак малайлар һәм яшь егетләр рольләрен бирәләр. Теләсә нинди катлаулы рольләрне дә уйный алу сәләте булган артистка тиздән бабайлар образларын да ышанып тапшыралар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Лена (Фәтхуллина), башта Нур театры актрисасы, БДУ татар филологиясе бүлеген тәмамлагач, «Өмет» газетасы журналисты. Кызлары Таңчулпан, актриса[6].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү