Уфа дәүләт «Нур» татар театры

Уфа дәүләт «Нур» татар театры (рус. Уфимский государственный татарский театр «Нур») — Уфа шәһәрендә эшләүче татар театры.

Уфа дәүләт «Нур» татар театры
Театр фотосурәте
Салават Юлаев проспектынан
күренеш
Нигезләнү елы 1912
Бина төзелгән 2000

Баш режиссер (2020 елның 1 сентябреннән) — Азат Җиһаншин, БР атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты[1][2].

Тарих үзгәртү

Уфада татар театрына нигезне 1912 елда «Сәйяр» труппасы актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская сала. Уфада бу театр 1918 елга кадәр эшли.

Мидхәт Шакиров заманында Уфада «Нур» исемен үзешчән татар театр төркеме йөртә. Аның үз почмагы булмый, артистлар бер баракта урын алып тора. 1989 елда, Мәскәү басымы белән Уфа шәһәр башкарма комитеты дәүләтнеке булмаган театр-студия терки. Ул бер төркем активистлар тырышлыгы белән эшләп китә. 1991 елда Миргазямов һәм Филиппов имзалары белән студиягә дәүләт статусы бирелә, шулай итеп Уфа дәүләт «Нур» татар театры пәйда була. Бу карарның бина төзү турындагы өлеше 1994 елда үтәлә башлый.[3]

 
Габдулла Тукайга һәйкәл

Тукай һәйкәле үзгәртү

2019 елның 18 апрелендә театр каршындагы мәйданда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды[4].

Уңышлары үзгәртү

  • 2023 елның 17-22 ноябрендә Чабаксарда узган Вера Кузьмина исемендәге «Чĕкеç» I Халыкара милли театрлар фестивалендә Зифа Кадыйрова повесте буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» драмасы «Иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче дип табылган[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү