Төп менюны ачу

Нәбирә Гыйматдинова

Нәбирә Гыйматдиновататар язучысы. Муса Җәлил премиясе (2009), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе (2013) лауреаты. Татарстанның халык язучысы (2016)

Нәбирә Гыйматдинова
Туган 20 октябрь 1956(1956-10-20) (63 яшь)
Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылы
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2013)
Муса Җәлил премиясе (2009)

БиографияҮзгәртү

Нәбирә Гыйматдинова 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. 1971 елда сигезъеллык урта мәктәпне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала. Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. 1974 елда «Йолдызлы кичтә», «Таңсылу» хикәяләре «Азат хатын» һәм «Идел» журналларында басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап бастырып чыгара, «Идел» журналы редакциясендә эшли. 1985 елда Ш. Маннур исемендәге әдәби премиянең лауреаты, 2001 елда Ф. Хөсни исемендәге әдәби премиянең, Муса Җәлил премиясе (2009), Тукай премиясе (2013) лауреаты була. 1996 елда Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем ала. 2016 елда «татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык язучысы исеме бирелә[1].

ИҗатыҮзгәртү

Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кызның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усаллык, я шәфкатьлелек артыграк. Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар – табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була. Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була. «Сихерче», «Бүре каны» һ.б. шундыйлардан. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

Викиөзек эчендә Нәбирә Гыйматдинова темасы буенча бит бар

ЧыганакҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. ТР президенты указы № ПУ-249 16.03.2016