Банкрот (спектакль)

Банкрот (рус. Банкрот) — драматург Галиәсгар Камалның Банкрот әсәре буенча куелган ХХ йөз башындагы татар сәүдә бужуазиясенең акча артыннан куу юлындагы кешелексезлеген һәм түбәнлеген оста тасвирлаучы 3 пәрдәле сатирик комедия.[1] Беренче тапкыр 1911 елда Казанда куела, шул вакыттан татар халкының иң популяр һәм хәзерге заманның базар мөнәсәбәтләре чорында иң актуаль спектакльләренең берсе булып кала. Ул әле һаман үзенең зарурлыгын югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

Банкрот
Фото
Автор Галиәсгар Камал
Сюжет чыганагы Галиәсгар Камал “Банкрот”
Пәрдәләр саны 3
Иҗат итү елы 1911
Беренче куелыш 1911
Беренче куелыш җире Казан, Галиәсгар Камал театры

ТарихҮзгәртү

 
Банкрот спектакле Г.Камал театры сәхнәсендә
 
"Банкрот" спектакленнән күренеш. Г.Камал исем. Татар дәүләт академия театры. Режиссер П. Исәнбәт.Рольләрдә: Камалетдин - Н. Дунаев, Сираҗетдин - Р. Шәрәфи, Җамалетдин - Ә. Шакир
 
Банкрот спектакле Г.Камал театры сәхнәсендә
 
Гөлҗиһан ролендә - Р. Мотыйгуллина

"Банкрот” – Камал театрының легендар спектакльләрнең берсе. Комедия беренче мәртәбә 1911 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Сәйяр" труппасы катнашуында куела һәм 1918 елга кадәр, ягъни әлеге труппа таркалганчы, аның репертуарыннан бер дә төшми. Сираҗетдин бай ролен Габдулла Кариев һәм А.Кулалаев уйныйлар. Х.Гобәйдуллин истәлекләреннән күренгәнчә, Г.Кариев уенында җиңеллек, юмор күбрәк булса, А.Кулалаев үзенең героен юләр итеп кенә түгел, максатына ирешүдә шактый нык һәм хәйләкәр итеп күрсәтә. Г.Карәм комедия турында: «Галиәсгар әфәнде бу әсәрендә вакыйганы бик оста тасвир итә белмеш вә моның илә бәрабәр пьесаның әшхасы бик табигый вә көлкеле итеп күрсәтелмештер. Мөхәррир әфәнде үзенең мәһарәте каләмиясе вә истигъдаты табигыясе сәясында боларның һәрберсенә аерым бер хосусият, башка бер әһәмият бирә. Шул сәбәптән, Камал әфәнденең әсәрләре безгә бик якын хис ителә»,– ди. Соңрак бу рольдә Хәлил Әбҗәлилов, Рәфкать Бикчәнтәев һәм Равил Шәрәфиев кебек артистлар уйныйлар. Театр белгечләре фикеренчә, әсәрнең төп темасын һәм идеясен иң уңышлы күрсәтү Х.Уразиков куелышында була, ә Сираҗетдин ролен әлеге спектакльдә РФнең халык артисты Х.Әбҗәлилов уйный. [2]

Совет елларында пьесаның төп интригасы - Сираҗетдиннең хәйләкәрлеге - беренчел мәгънәсен югалта, тик туып килүче капитализм чорында гына яңа сулыш ала.

Күптән түгел пектакль “Алтын битлек” Милли театраль премиянең лонг-битенә кертелә.

КатнашучыларҮзгәртү

Сираҗетдин Туктагаев тыштан бик изге күренә торган сәүдәгәр.
Гөлҗиһан Сираҗетдинның хатыны
Җамалетдин Туктагаев, Камалетдин Туктагаев Сираҗетдинның бертуган карендәшләре
Хәдичә Сираҗетдиннарга белеш тол хатын
Нәгыймә им-том итеп йөри торган карчык
«Туганым» Гөлҗиһанның карендәш тиешле кешесе
Гарифә, Мәликә кунаклар
Мөхәммәтҗан 1нче, Закир кибетчеләр
Мөхәммәтҗан 2нче кибетче малай
Гарәфи Сираҗетдинның юлдашы
Хәмди, Мәрфуга, Гайниҗамал асраулар
Доктор һәм Москва доверенныйлары

Кыска эчтәлекҮзгәртү

"Хәзерге заманда шул кадәр күп акчаны үзең белән бергә юлга алып чыгарга ярыймы соң! Җүләр нәрсә, аны алдан сандыкка салып, кладавайга бикләп китәргә ярамаган икән. Кладавайга бикләп киткән булса, бер дә югалмас иде. Җүләр икән шул, җүләр. Җүләрне чәчеп үстермиләр аны, ул үзе үсә. Ну, ярый, бик шәп булды әле, бу да бик шәп",— Сираҗетдин.[1]

Комедиянең баш герое Сираҗетдин Туктагаев үзен банкрот дип игълан итәргә, аз гына түләп, бурычтан да котылырга, акчалы да булып калырга уйлый. Ләкин бурыч бирә торган фирманы җайлы гына алдап булмый. Шуңа күрә ул сирәк очрый торган афера уйлап таба. Банктан кырык тугыз мең сум акчаны алып яшереп куя да, Мәскәүгә китә һәм поезда таланган, акылдан шашкан булып кылана. Фирма вәкилләре үзләре белән врач алып киләләр. Сираҗетдин врач кулына биш йөз сумны шыпырт кына бирә: врач моны сизеп ала һәм Сираҗетдинны коткару юлын таба. Нәтиҗәдә Сираҗетдин 108 мең сум табыш ала.[2]

Вакыйгалар Казанда, Сираҗетдин Туктагаевның йортында башланап китә.

ЭкспозицияҮзгәртү

Сираҗетдин гәзиттә бер сәүдәгәрнең ничек талануы турындагы хәбәрне укып, «үземезгә газеталар чыкмаса, мин эле ул фикерне кайдан уйлап чыгыры алыр идем» дип, бурычка алган товарларының бәясен киметеп түләү максаты белән банкротлыкка чыгу өчен шактый хәтәр хәйләгә килә. Янәсе, Мәскәү сәүдәгәрләренә түләргә дип, ул читек кунычларына акча урап куя. Юлда вагонны «талыйлар» һәм ул «акылдан яза». Гөлҗиһан аңа кирәк-яраклар җыя. Шуннан юлга дога кылып, Сираҗетдин саубуллашып чыгып китә.

ТөенләнешҮзгәртү

Гөлҗиһанның хатыннар җыеп мәҗлес үткәрергә әзерләнеп йөргән чагында Җамалиның килеп керүе һәм энесенең поездда талануын, акылдан язуын хәбәр итүе.

Вакыйгалар үстерелешеҮзгәртү

Мәскәүдән доверенныйлар киләләр. Җамали белән Камали кибетне алып калу һәм шулай ук үз кесәләренә аз кагылу максаты белән без бары тик ун процентын гына түлибез диләр. Доверенныйларның моңа риза буласылары килми һәм Сираҗетдинның акылдан шашуын дәлилләү өчен доктор чыгаралар. Туктагаевның юләрләнү хәбәре таралу белән, хезмәткәрләр буйсынмый башлыйлар, хатыны Гөлҗиһан да, иренең юләрләнеп бетүенә ышанып бетмәсә дә, аның белән тормау, бүтән иргә чыгу турында уйлый, приказчик Мөһәммәтҗан да «абыстай әле артык карт түгел, акчасы булса, аның белән торырга мөмкин», дип уйлый.

Кульминацион ноктаҮзгәртү

Сираҗетдинны тикшергән вакытта, Сираҗетдин докторга хәйлә беленмәсен өчен акча суза. Доктор бөтен нәрсәгә төшенә, әмма акчаны ала.

ЧишелешҮзгәртү

Сираҗетдин кинәт «акылга килә». Доктор исә моны зур акча хисабына эшли. Нәтиҗәдә, Сираҗетдин шушы оста үткәрелгән аферасы ярдәмендә йөз дә сигез мең сум табыш ала. Шуннан Сираҗетдин “Бер минут эчендә йөз дә сигез мең сум файда! Хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, йорт салам! Типтерәм дөньясында!” дип шатална.

"Каравыл! Тотыгыз! Тот! Каравыл! Талыйлар!"— Сираҗетдин.[1]

АчыкламаҮзгәртү

Әсәрдә кешенең акчага, байлыкка омтылуы, акча алдында кол булуы күрсәтелә, байлык өчен хәтта җинаять кылырга да әзер булуы ачыла. Сираҗетдиннәр җәмгыятендә бар нәрсәне сатып алып була, кешеләр түбән җанга әйләнгән, һәммә нәрсә күрәләтә алдауга корылган, тормыш законы булып әверелгән. Автор әсәрендә, байлыкка табынып, кешеләрнең намус һәм вөҗдан төшенчәләрен югалту мөмкинлеген, җәмгыятьтә икейөзлелек, ялган, сатлыкҗанлык кебек сыйфатлар таралу турында кисәтә.

КуелышларҮзгәртү

Татар дәүләт академия театрында “Банкрот” инкыйлабтан соң беренче тапкыр 1925 елда куела (режиссёр-куючы Ш.Шамильский, Сираҗетдин ролендә - Б.Тарханов). Аннан соңгы елларда спектакль шулай ук уйнала, берничә тапкыр яңартыла: 1933 (режиссёр-куючы К.Тинчурин, Сираҗетдин - Х.Әбҗәлилов), 1944, 1962, 1978, 1989.

2013 елның 7 ноябрендә, традиция буенча, күренекле татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов туган көнендә, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында сезонның төп премьерасы - Фәрит Бикчәнтәевның “Банкрот” комедиясен күрсәтелә. Премьера шулай ук Галиәсгар Камалга 135 ел тулуга багышлана.[3] Спектакльнең куючы-режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, композиторы - Фоат Әбүбәкеров, рәссамы - Сергей Скоморохов, балетмейстеры - Әминова Сәлимә.

Рольләрдә:

  • Сираҗетдин - Бариев Радик;
  • Гөлҗиһан - Рәхимова Ләйсән;
  • Җамалетдин - Мө­хәм­мәт­га­ли­ев Илтөзәр;
  • Камалетдин - Вәҗиев Рамил;
  • Хәдичә - Ша­ки­ро­ва Венера / Са­фи­на Фәридә;
  • Нәгыймә - Мо­тый­гул­ли­на Рузия;
  • «Туганым» - Йосыпова Мәрьям / Төх­вә­тул­ли­на Илсөя.

Фәрит Бикчәнтәев спектакльне шактый заманлаштыра. XX гасыр башыннан спектакль геройларының борынгы костюмнары гына кала. Калганда куелыш бүгенге тамашачыга исәпләнгән. Шулай итеп, спектакльнең өлкән яшьтәге героинялары сөйләшүдә Казанның популяр кибетләрен, «Крутушка» шифаханәсен телгә алалар, ә яраткан ризыклары итеп сушины атыйлар.

Оригиналь сәхнә чишелеше бу спектакльнең иң көчле якларының берсе булып тора. Гадәти декорацияләр урынына тамашачыларга бауга эленгән автомобиль тәгәрмәчләре һәм фигуралы шакмаклар - өй тормышының үзенчәлекле символлары тәкъдим ителә. Сәхнәдә үзәк урынны спектакль геройларын күчерүче трамвай алып тора: ул натураль үлчәмдә эшләнгән һәм хәтта рельслар буенча сәхнә буйлап йөри ала, ө аның икенче ягында ХХ гасыр башы Казанын тасвирлаучы олы экран.[4]

"Банкрот" спектакле Татар академия театрында 2018 елга кадәр куела, аның озынлыгы 2 сәгать 15 минут тәшкил иткән.

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры: альбом төзүче, текстлар авторы, фотоларны туплаучы И.И.Илялова. - Казан, 1996.
  2. Татар театры тарихыннан (китап, 1926)
  3. Татар пьесалары антологиясе// Г. Камал «Банкрот». –Казан, 1987.
  4. Хәйри Х.Г. Г. Камал-татар әдәбиятында комедия тудыручы// Хәйри Г. Эзләнүләр. –Казан, 1941. –38-50 б.

ИскәрмәләрҮзгәртү