Равил Шәрәфиев
Равил Шиһап улы Шәрәфиев — Камал театры актеры, Русиянең (1988) һәм Татарстанның (1978) халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М. Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1978).
Равил Шәрәфиев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Равил Шиһап улы Шәрәфиев |
Туган | 5 апрель 1938 (84 яшь) Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы |
Яшәгән урын | Чехов урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе[d] |
Һөнәре | актер |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый. Аннары татар академия театрында эшли башлый.
РолләреҮзгәртү
ТеатрдаҮзгәртү
Спектакль | Спектакль авторы | Равил Шәрәфи роле |
---|---|---|
«Без аерылышмабыз» | Шамил Шаһгали | Яхъя |
«Гүзәлем Әсәл» | Чыңгыз Айтматов | Михаил |
«Американ» | Кәрим Тинчурин | Искәндәр |
«Назлы кияү» | Кәрим Тинчурин | Рәшит |
«Зәңгәр шәл» | Кәрим Тинчурин | Галәви |
«Казан сөлгесе» | Кәрим Тинчурин | Хәзрәт |
«Чамасына күрә чарасы» | Уильям Шекспир | Герцог |
«Тискәрегә авызлык» | Уильям Шекспир | Петруччо |
«Җырланмаган җыр» | Мостай Кәрим | Низам |
«Ташлама утны, Прометей!» | Мостай Кәрим | Адәмшаһ |
«Банкрот» | Галиәсгар Камал | Сираҗетдин |
«Кол Гали» | Нурихан Фәттах | Хаҗибәк |
«Гөлҗамал» | Нәкый Исәнбәт | Әкми |
«Зифа» | Нәкый Исәнбәт | Балтаев |
«Хуҗа Насретдин» | Нәкый Исәнбәт | Хуҗа |
«Әлдермештән Әлмәндәр» | Туфан Миңнуллин | Әҗәл |
«Диләфрүзгә дүрт кияү» | Туфан Миңнуллин | Исмәгыйль |
«Дуслар җыелган җирдә» | Туфан Миңнуллин | Рафис |
«Хушыгыз!» | Туфан Миңнуллин | Рафис |
«Илгизәр + Вера» | Туфан Миңнуллин | Ислам |
«Ябырылу» | Леонид Леонов | Федор |
«Һаваларда йолдыз» | Максим Горький | Башкин |
«Бирнәсез кыз» | Александр Островский | Робинзон |
«Су төбендә сөйгәнем» | 3өлфәт Хәким | Мәрдәнша |
«Зөләйха» | Гаяз Исхакый | Гыймади |
«Тол ханымда тукталыш» | Эжен Лабиш | Теодор |
«Фигароның өйләнүе» | Пьер Бомарше | Альмавива |
«Гаугалы гаилә» | Эдуардо де Филиппо | Антонио |
«Бабайлар чуагы» | Илгиз Зәйниев | Әнсәр |
«Ут күршеләр» | Салават Юзеев | Вәлиулла |
«Арбалы хатыннар» | Зәки Зәйнуллин | Кара Гобәй |
«Ханума» | Авксентий Цагарели | Кнәз Пантиашвили |
«Өч сеңел» | Антон Чехов | Иван Романович Чебутыкин |
«Тәкъдир» | Педро Кальдерон (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе) | Басилио |
ФильмнардаҮзгәртү
- «Беренче театр»
- «Бөркетләр»
- «Югалту»
Шулай ук карагызҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- Камал театры сайты(үле сылтама)
- «Сагынмасам да, оныта алмыйм»
- Балачак хатирәләре
- Равил Шәрәфиев: «Тизлек яратканга җәяү йөрим»(үле сылтама)
- Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләл, Рәшит Сабиров катнашында «Чаткылар» пьесасыннан өзек
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|