Марсель Сәлимҗанов премиясе
Марсель Сәлимҗанов премиясе — Татарстанның дәүләт бүләге - республикакүләм премия. ССРБ халык артисты Камал театры баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов (1934-2002) исемен йөртә.
ТарихҮзгәртү
ССРБ халык артисты, К. Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт премиясе, Тукай премиясе лауреаты М.Х. Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган.
2014 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «Марсель Сәлимҗанов исемендәге республикакүләм премия хакындагы Указы» белән гамәлгә кергән.
Минтимер Шәймиев:
Бу чара (премия тапшыру) — бер яктан, үзебезнең театрга күп көч куеп, саклап калып, аның үсешенә гомерен салган Марсель Сәлимҗановны искә ала торган эшчәнлек, ә икенче яктан - үзебезнең театрларыбызга хезмәт итүче артистларыбыз, режиссерларыбыз, музыкантлар, рәссамнарыбызга, халык алдында аларның эшләгән эшләрен күрсәтеп, без аларга баш иеп, рәхмәтебезне әйтергә тырышабыз [1] |
СтатутҮзгәртү
- Премия ике елга бер тапкыр 3 кешегә тапшырылачак.
- Акчалата бүләк 200 әр мең сум күләмендә (2014).
ЛауреатларҮзгәртү
Ел | Бүләкләнүче | Һөнәре, вазыйфасы | Бүләкләүнең сәбәбе |
---|---|---|---|
2015 | Ринат Таҗетдинов | Камал театры артисты, РСФСР халык артисты. |
«Татарстан һөнәри театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш керткән өчен» |
Гомәр Мәрдәнов | Әтнә театры артисты, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре |
«Татарстан һөнәри театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш керткән өчен» | |
Рөстәм Галиев[2] | Түбән Кама театры режиссеры, ТР халык артисты |
«Татарстан һөнәри театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш керткән өчен» | |
2017 | |||
2019 | Гөлнара Гатина | М. Җәлил исемендәге ТДОһБТ солисты, Сөембикә партиясен башкаручы |
«ТР һөнәри театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен» |
Фәнис Җиһаншин | Камал театры актеры ТР атказанган артисты |
«ТР һөнәри театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен» | |
Зиннур Хөснияр[3][4] | язучы, «Сабыйга» һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррире |
«ТР һөнәри театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен» |
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Азатлык Радиосы, 08.11.2015
- ↑ Сәлимҗанов премиясен Таҗетдинов, Мәрданов, Галиев алды
- ↑ Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ияләре билгеле булды. Шәһри Казан, 8.11.2019
- ↑ Марсель Сәлимҗанов исемендәге икенче Республикакүләм театр сәнгате өлкәсендә казанышлар өчен премияләр тапшрылды. Камал театры сайты, 7.11.2019