Әтнә татар дәүләт драма театры

(Әтнә театры битеннән юнәлтелде)

Әтнә татар дәүләт драма театры, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры — Татарстанның Әтнә районы Олы Әтнә авылында 1919 елдан эшләп килүче, дәүләт карамагындагы һөнәри театр, мохтариятлы мәдәният оешмасы. 2011 елдан дәүләт статусына ия. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә.

Г. Тукай исемендәге
Әтнә татар дәүләт драма театры
Театр фотосурәте
Нигезләнү елы 1919
Бина төзелгән 2005

Тарих үзгәртү

  • Әтнә дәүләт драма театры (2011 елга кадәр Әтнә халык театры) — республиканын иң өлкән театрларынын берсе. Аның тарихы күп дистә еллар белән исәпләнелә. Олы Әтнә халык театрының нигезенә беренче ташны Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин сала. Аның җитәкчелегендә үзешчән артистлар Әтнәнең беренче сәхнәсендә беренче адымнарын атлыйлар. Һәвәскәрләр сәхнәгә кую өчен Казан артисты Фәхриевның «Бәхет кошы» исемле ике пәрдәлек комедиясен сайлыйлар. Шулай итеп беренче спектакль 1918 елның декабрь аенда җомга көнне Әтнәнең Фазылҗан бай йортында куела. Беренче уңыш Әтнә артистларынын күңелен күтәреп җибәрә һәм алар бик тырышып шул ук йортта Г. Камалның «Беренче театр» комедиясен уйныйлар.
  • 1925 елда коллективка яшь җитәкче, профессиональ артист Җәлил Камалов килә. Аның җитәкчелегендә үзешчән театр коллективы узенең эшен тагын да яхшырта. Яшь режиссер Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын, Галиәсгар Камалның «Банкрот»ын, «Бәхетсез егет»ен, Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә»сен һәм башка спектакльләр куя. Җыйналган акчаларга акрынлап клуб җиһазландырыла. Бу чорда коллектив Хәким Шакиров, Котдүс Баязитов, Галимә Сибгатуллина, Юныс Фарсин, Мөбәрәк Хәсәнов, Зәкия Сафиуллина, Гөлсем Габдерәшитова кебек сәләтле яшьләр исәбенә зурая, ныгый.

Колхоз-совхоз күчмә театры үзгәртү

  • 1932 елның көзендә Әтнәгә Казаннан академия театры килә. Академия театры артистлары һәвәскәр артистларның эшләре белән якыннан танышалар һәм һәр яклап ярдәм итәләр. Бигрәк тә Татарстанның атказанган артисты Мәҗит Илдарның булышлыгы зур була. Ул Әтнәдә шактый тора һәм Әтнә үзешчән театр коллективын «Колхоз-совхоз күчмә театры» итеп төзүдә бик зур көч куя, матди ярдәм оештыра. Әтнә театры профессиональ коллективка әйләнә һәм күчмә театр булып 1936 елга кадәр эшли.
  • 19361946 еллар. Шушы чорда коллектив К. Нәҗминең «Булат бабай гаиләсе», Г. Насрыйның «Күңел дәфтәре», М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы белән үзешчән коллективларның районара смотрында Арчада катнаша. Әтнәлеләр үзләренең оста уйнаулары белән аерылып торалар, беренче урынны алалар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәләр. Бу чорда коллектив белән Гарифулла Төхфәтуллин һәм Котдус Баязитов җитәкчелек итәләр.
  • 1959 елның 30 маеннан үзешчән коллектив белән театр училищесында белем алган Гомәр Мәрдәнов җитәкчелек итә башлый. Әтнәлеләрнең үзләренә генә хас уйнаулары, сәхнәдә яшәү рәвешләре, кабатланмас үз почерклары 60 нчы елларда формалаша. Һичшиксез, моңарчы да коллектив көчле булган, тик дистәләгән үзешчән, хәтта профессиональ театрлар арасында “Бу бит – Әтнәләр!” дип аерып алырлык дәрәҗәгә театрны Гомәр Мәрдәнов күтәргән.
  • 1959-1966 елларда «Чаткылар» (Т. Гыйззәт), «Тапшырылмаган хатлар» (Г. Кутуй), «Зәнгәр шәл» (К. Тинчурин), «Шәмсекамәр» (М. Әблиев), «Кыз урлау» (М. Кәрим), «Көзге ачы җилләрдә» (А. Гыйлаҗев) һәм башка бик күп әсәрләр сәхнәләштерелә.

Халык театры үзгәртү

  • РСФСР мәдәният министры боерыгы [1] нигезендә ТАССР Мәдәният министрлыгы 1966 елның 1 июленнән Арча районы Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективына халык театры исемен бирә.
  • 1966 елның декабрь аенда Әтнә халык театры театр коллективлары һәм халык театрлары атналыгында Сәет Шәкүров пьесасы буенча куелган «Уракчы кыз» спектакле белән катнашып, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
  • 1967 елның 7 февралендә коллектив Йошкар-Ола шәһәренә «Уракчы кыз» (С. Шәкүров) әсәре белән зона смотрына китә. Әтнә халык театры комиссия тарафыннан аеруча югары бәяләнеп, Бөтенрусия үзешчән сәнгать смотры лауреаты исемен яулый.
  • 1968 елның 20 апрелендә Олы Әтнә мәдәният йортында театрның 50 еллыгына багышланган тантана уздырыла. Татарстан культура министры урынбасары Ю. Әминов театрга ул чакта республиканың иң югары бүләге – Татарстан АССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасын тапшыра.
  • 1973 елның май аенда коллектив Ч. Айматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм» повесте буенча эшләнгән «Югалган бәхет» спектакле белән Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән зона смотрында катнаша һәм беренче урынны яулап, икенче мәртәбә «Бөтенроссия смотры лауреаты» дипломына лаек була. Галимә Сибгатуллина, Җәүһәрия Хәйруллина, Револь Мөхтәров, Наил Сабиров, Дамирә Билалова, Гомәр Мәрдәнов лауреат исеме яулыйлар. Театр коллективы Мәскәүгә — халык театрларының Бөтенсоюз фестиваленең йомгаклау декадасына чакырыла.
  • 1973 елның 12 декабрь көнне спектакль Мәскәүнең А.С. Пушкин исемендәге драма театрында күрсәтелә. Спектакль искиткеч уңыш белән уза, тамашачы артистларны алкышларга күмә, ә спектакль беткәч башкала сәнгать әһелләре сәхнәгә менеп, авыл узешчәннәре белән җылы аралашалар.
  • 1975-1977 елларда хезмәт ияләренең Беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты фестивале уздырыла. Әтнә халык театры бу фестивальдә Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» әсәре буенча эшләнгән спектакль белән катнашып җиңеп чыга, «Бөтенсоюз фестивале лауреаты» һәм өченче мәртәбә Бөтенрусия смотры лауреаты дипломына лаек була һәм «Зур алтын медаль» белән бүләкләнә.
  • 1981 елда «Кичер мине, әнкәй» (Р. Батуллин) спектакле Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша. Әтнә халык театры ВДНХның 2 нче дәрәҗә дипломына лаек була, режиссер Г. Мәрдәнов көмеш медаль белән бүләкләнэ.
  • 1982 елда республика күләмендә халык театрларына уздырылган аттестацияләүдә «Күк капусы ачылса» спектакле жюри тарафыннан «Иң яхшы куелган спектакль» дип бәяләнә. Коллективка лауреат исеме бирелә.
  • 1984-1985 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгына багышлап Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты смотры үткәрелә. Җиңү бәйрәменә театр коллективы Әхсән Баяновның драматик повесте буенча «Һәйкәл» спектаклен хәзерли. Театр коллективына «Бөтенсоюз смотры лауреаты» исеме бирелә, спектакльдә катнашучылар смотрның Алтын медальләре белән бүләкләнәләр.
  • 1993 елның 24 декабрендә театрның 75 еллыгына багышланган зур бәйрәм үткәрелә. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән «үзешчән театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» Әтнә халык театры коллективы Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.

Дәүләт статусы үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. РСФСР мәдәният министрының боерыгы №75, 04.02.1966
  2. Татарстан Республикасы Президенты Указы № УП-149 23.03.2011
  3. Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының карары №837-р 31.05.2011
  4. Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары №830 06.10.2011
  5. Рөстәм Миңнехановка Әтнәдә татарчалы-русчалы спектакль күрсәттеләр. Азатлык радиосы, 13.12.2018
  6. Рузилә Мөхәммәтова. Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Әхлаксызлык безнең театрда тыелган». Интертат, 5.09.2020

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү