Гамир Насрый

татар совет драматургы

Гамир Насрый (Гамир Гариф улы Насретдинов) — татар совет драматургы.[1] 1940 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.[2][3]

Гамир Насрый
Туган телдә исем Гамир Гариф улы Насретдинов
Туган 3 гыйнвар 1916(1916-01-03)
Уфа губернасы, Бөре өязе, Иске Җанҗегет
Үлгән 27 декабрь 1959(1959-12-27) (43 яшь)
Казан, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Һөнәре драматург

БиографиясеҮзгәртү

Гамир Насрый 1916 елның 3 гыйнварында хәзерге Башкортстан Республикасының Кызыл Кама районы Иске Янҗегет авылында игенче гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1928–1931 елларда Казанда туганнары гаиләсендә тәрбияләнә һәм җидееллык мәктәптә укый. 1932 елда туган авылына кайтып, 1934 елга кадәр колхозда хисапчы, район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә секретарь һәм район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1934–1936 елларда Казан театр техникумында укый,[4] аны тәмамлагач, Кызыл Армия сафларында хезмәт итә (1937–1940), совет-фин сугышы кампаниясендә катнаша. Армиядән кайткач, берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында эшли.[3]

1942 елны Г. Насрый Ватан сугышы фронтына китә, Сталинград янындагы һәм бүтән фронтлардагы сугышларда катнаша, ике тапкыр яралана, күрсәткән шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Ватан сугышының соңгы чорында ул фронт газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә, совет сугышчыларының батырлыклары турында үзе эшләгән «Фронт хакыйкате» («Җиңү байрагы») газетасы битләрендә йөзләрчә хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра.[3]

1947 елда армиядән кайткач, Г. Насрый 1949 елга кадәр Татарстан радиокомитетында драматик һәм музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли, ә 1949 елдан профессиональ язучылык хезмәтенә күчеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.[3]

Ул 1959 елның 27 декабрендә Казанда вафат була.

ИҗатыҮзгәртү

Гамир Насрый бик яшьли каләм тибрәтә башлый. 1932 елда, уналты яшьлек үсмер малай чагында, аның «Ялкау Бикмөхәммәт» исемле дүрт пәрдәле пьесасы матбугатта чыга. Утызынчы елларда яшь драматург бигрәк тә кече формалы сәхнә әсәрләре язуга игътибарын юнәлтә. Шундый әсәрләрнең бер өлеше («Культура фронтында», «Пушнина өчен көрәш», «Болын ударниклары», «Колхоз сәүдәсе», «Бәйрәм көннәрендә», «Чәчү алдыннан» исемле инсценировкалар, «Бухгалтер Ашмасов», «Патриотлар семьясы», «Таныш кешеләр» кебек бер пәрдәле пьесалар) язучының «Колхоз театры» дигән китабында (1934) һәм күмәк җыентыкларда дөнья күрә.[3]

Бу чордагы күләмлерәк әсәрләреннән авторның «Делегат» (1936), «Путевка» (1938), «Ил чигендә» (беренче исеме – «Күл буенда», 1939) пьесалары билгеле.[3]

Күп кенә бер пәрдәлек һәм «Күңел дәфтәре» (1949), «Директор Тарханов» («Без капчыкта ятмый», 1950), «Алтын көз» («Идел буенда», 1948) кебек күләмле әсәрләреннән соң ул үзенең илленче еллар татар драматургиясендә үзенчәлекле урын тоткан «Кушнарат» (1951), «Кадерле минутлар» (1952), «Туган авылым» (1955), «Яшел эшләпә» (1956) исемле комедия һәм драмаларын яза. Илленче елларда Г. Насрыйның пьесалары театрлар репертуарында ныклы урын ала.

Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә аның – «Кушнарат» (1952), «Кадерле минутлар» (1953), Минзәлә татар дәүләт театрында – «Туган авылым», «Кадерле минутлар», Республика күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) – «Күңел дәфтәре», «Яшел эшләпә», Татар дәүләт опера һәм балет театрында – «Идел буенда» («Алтын көз»), Башкорт дәүләт академия театрында – «Туган авылым», «Яшел эшләпә», Дагстандагы лак театрында «Яшел эшләпә» пьесалары зур уңыш белән бара. Әдипнең «Кушнарат», «Кадерле минутлар», «Яшел эшләпә» пьесалары русча тәрҗемәдә дә басылып чыга.[3]

Г.Насрый – дүрт дистәгә якын сәхнә әсәре авторы, көндәлек матбугатта һәм аерым җыентыкларда аның шулай ук күпсанлы сатирик шигырьләре һәм поэмалары («Дилбәр», 1954; «Әшнәкәй», 1954), хикәяләре, очерклары басыла. Әдипнең җыр жанрындагы эшчәнлеге дә игътибарга лаек.

«Сайра син, тургай» (З. Хәбибуллин музыкасы), «Хак булса әгәр» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Мәхәббәт җыры» (С. Сәйдәшев музыкасы), «Яз шатлыгы» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Күңелемдә яз» (Р. Яхин музыкасы) кебек җырлар драматургның бу өлкәдә дә үзенчәлекле уңышка ирешүе турында сөйли.[3]

Төп басмаларыҮзгәртү

  • Колхоз театры: кечкенә сәхнә әсәрләре. — Казан: Татгосиздат, 1934. — 54 б. — 7000 д.
  • Комедияләр. — Казан: Татгосиздат, 1950. — 120 б. — 3065 д.
  • Пьесалар. — Казан: Татгосиздат, 1953. — 230 б. — 10000 д.
  • Туган авылым: драма. — Казан: Таткңигоиздат, 1956. — 116 б. — 6000 д.
  • Яшел эшләпә: комедияләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 106 б. — 3000 д.
  • Сайланма әсәрләр / төз. Ш.Зәйни; кереш сүз авт. Б.Гыйззәт. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 284 б. — 9000 д.
  • Пьесалар / төз. Ш.Җиһангирова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 256 б. — 4200 д.
  • Дорогие минуты: пьеса / пер. с татар. — М.: Искусство, 1957. — 123 с. — 5000 экз..

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Гыйззәт Т. Гамир Насрый иҗаты // Т.Гыйззәт. Әсәрләр. — 4 том. Татар. кит. нәшр., 1978. — 305-315 б.
  • Гыйззəт Т., Гамир Насрый ижаты турында, ж. "Совет əдəбияты", 1951, №5.
  • Нигъмəтуллин Ə., Комедиялəр жыентыгы, "Совет əдəбияты", 1951, № 8.
  • Xуҗин М. Онытылалар... // Мәйдан. — 2004. — № 6. — 112-123 б.
  • Татар Совет əдəбияты тарихы. Очерклар, Казан, 1960. / пер. с татар. — М.: ВУОАП, 1959. — 69 с. — 5000 экз.

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • Театральная энциклопедия. Том 3/Глав. ред. П. А. Марков - М.: Советская энциклопедия, 1964. - 1086 стб. с илл., 7 л. илл.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү