Мәҗит Илдар

(Илдар Мәҗитов битеннән юнәлтелде)

Мәҗит Илдар (Мәҗит Хуҗи улы Габдүшев, 10 гыйнвар 1898(1898-01-10), Сәмән, Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе29 июнь 1952(1952-06-29) (54 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — актер, ТАССРның халык артисты (1945). Сәхнә эшчәнлеген Ырынбур татар театрында башлый (1919), шуннан соң Уфа, Казан, Әндиҗан татар тетрларында актер, режиссер булып эшләгән. 1933 елдан Татар акдемия театрында. Иң әһәмиятле рольләр: Җамалетдин («Банкрут», Г. Камал), Хәнәфи («Тукай», Ә. Фәйзи), Ахун («Хуҗа Нәсретдин», Н. Исәнбәт).

Мәҗит Илдар
Туган 10 гыйнвар 1898(1898-01-10)
Сәмән, Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 29 июнь 1952(1952-06-29) (54 яшь)
Казан, РСФСР, СССР