Таҗи Гыйззәт
Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин (Таҗи Гыйззәт; 15 (3) сентябрь 1895, Барҗы-Умга, Алабуга өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 7 март 1955, Казан, ТАССР, ССРБ) — күренекле татар драматургы һәм актер. ТАССР (1939), РСФСР (1940) атказанган сәнгать эшлеклесе[2].
Таҗи Гыйззәт | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин |
Туган | 15 сентябрь 1895 Барҗы-Умга, Алабуга өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 7 март 1955 (59 яшь) Казан, ТАССР, ССРБ |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Островски урамы, 4[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Һөнәре | язучы, драматург |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Мәликә |
Балалар | Үзбәк, Казбәк, Рубин |
Бүләк һәм премияләре | ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1939) РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1940) |
Тормыш юлы һәм иҗатыҮзгәртү
Ул 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бандүк, Воткинск, Ижау заводларында эшли. 1919–1922 елларда аның артистлык сәләте ачыла. Самарда З. Солтанов оештырган драма студиясендә укыганнан соң (1920), Таҗи Гыйззәт Татар Дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «Наёмщик», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 1955 елының 7 мартында Казанда вафат була.[3].
ХәтерҮзгәртү
Гаилә хәлеҮзгәртү
Хатыны Мәликә. Балалары: олы улы Үзбәк (1923-1942), танкист, Бөек Ватан сугышында Ржев янында һәлак булган; уртанчы улы Казбек (1925-2013), төпчек улы Рубин (вафат), КХТИ тәмамлаган[4][5].
Шулай ук карагызҮзгәртү
ГалереяҮзгәртү
Таҗи Гыйззәт | |||||||||
|
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/270.pdf
- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 81нче бит
- ↑ http://matbugat.ru/enc/gyyzzt-tai-299
- ↑ Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 137нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9
- ↑ Гөлзада Әхтәмова. Не должны забыть Тази Гиззата