Самар татар театр студиясе
Самар татар театр студиясе, Самар татар драмасы һәм музыкасы студиясе, рус. Самарская студия татарской драмы и музыки — 1920 елда Идел арты хәрби округы сәяси бүлегенең мөселман секциясе каршында оештырылган, татар театрлары өчен милли кадрлар — актерлар әзерләүче икенче[1] урта һөнәри уку йорты.
Самар татар театр студиясе | |
---|---|
Нигезләү елы | 1920 |
Ябылу елы | 1921 |
Урын | Самар |
Тарих
үзгәртү1919 елның 20 декабрендә РСФСР инкыйлаби хәрби шурасы Кызыл гаскәриләрнең үзешчән театрларын һәм студияләрен ачарга фәрман бирә. Әлеге фәрман нигезендә, Идел арты хәрби округы сәяси бүлегенең мөселман секциясе, татар театр студиясен ачу өчен, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе белән элемтәгә керә. 1920 елның 18 июнендә 4 айлык һәм 6 айлык курсларда укулар башлана. Студиянең җитәкчеләре итеп, Зәйни Солтанов, Исмәгыйль Рәмиев, режиссерлар итеп Кәрим Тинчурин, П. Талбузин, профессорлар Левировская, Гондобин, Альбозин һ.б. чакырыла. Студиягә барлыгы 120 укучы алына. Укучылар арасында авыл, завод-фабрикалардан, Кызыл гаскәрдән килгән эшче-крестьян яшьләре 85% була.
Уку программасында
үзгәртүРус телендә барган дәресләрнең күбесе татарчага тәрҗемә ителә. Тәрҗемәче — З. Тинчурина.
|
|
Студияне тәмамлаучылар
үзгәртү1920 елның декабрендә студияне 78 кеше тәмамлый. Имтиханнардан соң, студияне тәмамлаган 50 кешедән Г. Кариев исемендәге Беренче пролетком труппасы («Г. Кариевка хатирә» Пролетком труппасы) оештырыла. 1920-1921 елларда труппа Ырынбурда эшли. 1921 елда, Ырынбурның үз театры белән каршылыклар чыгып, шулай ук илдә ачлык башлану сәбәпле, труппа Ташкәнткә күченә, ләкин анда да ныклап эшләп китә алмыйча, тарала. Артистларның кайсы үлә, кайсы кая таралып бетә.
Диплом спектакльләре
үзгәртү- Шамил Усманов «Беренче адым»
- Кәрим Тинчурин «Беренче чәчәкләр»
- Кәрим Тинчурин «Соңгы сәлам»
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
- Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
- Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4
- Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Беренче татар драма студиясе Зәйни Солтанов тарафыннан 1919 елда Әстерханда ачыла
- ↑ «Күп милләтле Самар крае» сайтында, archived from the original on 2016-11-03, retrieved 2016-10-28