Хөсәен Уразиков, Хөсәен Ибраһим улы Уразиков (18941977) — драма артисты, режиссёр, драматург Татарстан АССР халык (1945), РСФСР (1950) атказанган артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Хөсәен Уразиков
Файл:.jpg
Туган телдә исем Хөсәен Ибраһим улы Уразиков
Туган 19 гыйнвар 1894(1894-01-19)
Сәфәр[d], Яңа Үзән өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе
Үлгән 24 август 1977(1977-08-24) (83 яшь)
Казан
Яшәгән урын Театр урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре артист, педагог

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1894 елның 7 (19) гыйнварында Сарытау губернасы Дергачев өязе (хәзерге Сарытау өлкәсе Дергачев районы) Сәфәр авылында туган[2]. Самар хәрби округы каршындагы татар музыка-драма студиясен беренчеләрдән булып тәмамлаган (1920). Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар студиясендә укый (Газиз Айдарский, Сара Садыйкова, Гөлсем Камская, Асия Измайлова белән бергә).

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

Артист иҗат иткән төрле характердагы образларга тормышчанлык, халыкчанлык хас. Аларның бөтенесе диярлек шигърилеге, гадилеге, акыллы һәм бераз хәйләкәр булулары белән аерылып торалар.

Атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында «Каюм Насыйри» исемле тарихи пьесасы Мөхәммәт Гали белән бергә язылып, 1945 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

Тәрҗемә өлкәсендә дә эшли: Киршонның «Икмәк» (Хлеб), «Чудесный сплав» әсәрләрен тәрҗемә иткән.

Куйган спектакльләре үзгәртү

Уйнаган рольләре үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1945 Татарстан АССРның халык артисты
  • 1950 РСФСРның атказанган артисты
  • РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. М. Арсланов. Хөсәен Уразиков. Тормышы һәм иҗаты. Казан: ТКН, 1986.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү