Ташкент татар театры

Ташкент татар театры, Төркестан крае татар театры (1919-1925), Ташкент татар дәүләт драма театры (1936-1941), Ташкент өлкәсе татар музыкаль драма театры (1947-1949) — Төркестан крае (Үзбәкстан ССР) башкаласы Ташкентта инкыйлабтан соң төрле исемнәр астында эшләп килгән татар һөнәри драма театры.

Ташкент татар театры
Урынлашу Ташкент
Нигезләнгән 1919, 1936, 1947
Ябылган 1949

Тарих үзгәртү

Ташкентта һөнәри актер Мостафа Мансуров җитәкчелегендәге һәвәскәрләр труппасы дәрәҗәсендә татарча театр ясау омтылышы 1904 елда башлануы мәгълүм. Спектакльләр төрле оешмалар, укучылар, сугыш яралыларына ярдәм итү комитеты файдасына дип куела. Урта Азиягә 1911 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский төркеме килә. 1912-1913 елларда Габдулла Кариевның «Сәйяр» төркеме Г. Камал пьесаларын («Банкрот» һ. б.) күрсәтә. 1912 елда Төркистанның күп кенә шәһәрләрендә Касыйм Шамил җитәкләгән «Нур» төркеме чыгышлары зур уңыш белән бара Татар телендә барган тамашаларга үзбәк интеллигенциясе дә бик теләп йөри. Татар иҗат төркемнәре белән бер үк вакытта, Ташкәнтка азәрбайҗан труппалары да еш килә. Телләрнең якынлыгы үзбәк театрына татар һәм азәрбайҗан театрлары кабул иткән аурупача театр уйнау алымнарын үзләштерергә ярдәм итә[1]. 1915 елда актерлар булып Зәки Баязитский, Мостафа Мансуров, Чүлмәк Габдрахман, Исмәгыйль Арсаев, Вәли Шәфигуллин, Биктимирова эшли. 1915 елда татар труппасы җитәкчесе Мостафа Мансуров кулга алынгач, һәвәскәрләр түгәрәге тарала. 1918 елның февралендә «Туран» мәдәни-агарту җәмгыяте каршында татар-үзбәк театр труппасы төзелә. Шуның нигезендә 1919 елда Төркестан крае Татар край театры оештырыла.

Төркестан крае татар театры үзгәртү

1919 елда «Яшә, Зөбәйдә, яшим» мин спектакле белән Ташкентта Төркестан крае татар театры ачыла. Режиссеры – Ф. Бакиров. 1922 елда бераз вакыт театр белән Кәрим Тинчурин җитәкчелек итә. Труппада Нури Сакаев, Нәгыймә Таҗдарова, Фатыйма Камалова, Фатыйма Ильская, Сәет Булатов иҗади чыныгу уза. Репертуар Октябрь инкыйлабына кадәр иҗат иткән драматурглар (Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев, Мирхәйдәр Фәйзи, Я. Вәли, Гафур Коләхмәтов, Фәтхи Бурнаш һ.б.) әсәрләреннән төзелгән була. 1920 еллар уртасында, күпчелек артистларның Казанга күчеп китүе сәбәпле, Край татар театры ябыла.

Ташкент татар дәүләт драма театры үзгәртү

1936 елда, Үзбәкстан ССР хөкүмәте карары белән, Ташкентта Татар дәүләт драма театры оештырыла. Баш режиссерлар булып, төрле елларда Исхак Илялов, Әсгать Мәҗит, Шакир Шамильский, Нияз Мамин һ. б. эшли. Театрда актерлар булып Р. Кәтиева, Р. Урманцева, Н. Әбүзәрова, Һидаят Солтанов, Н. Аитова һ.б., рәссам булып Солтан Бурундуков эшли. Репертуарда Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Мөхәммәт Әблиев, Фатих Хөсни һ.б. драматургларның әсәрләре урын ала. Бөек Ватан сугышы елларында театр эшчәнлеген туктата.

Ташкент өлкәсе татар музыкаль драма театры үзгәртү

1947 елдан театр Ташкент өлкәсе татар музыкаль драма театры исеме астында эшчәнлеген яңарта. Театрның үз бинасы булмау, хуҗалык һәм җитәкчелек мәсьәләләренең озак вакытлар чишелмәве, театрга яңа көчләрнең килмәве сәбәпле, 1949 елда театр эшчәнлеген туктата.

1988 елда Ташкентта һәвәскәр театр төркеме дәрәҗәсендәге Татар драма сәнгате студиясе (җитәкчесе Римма Кәтиева) оеша.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Татар театры (1906-1926). Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4

Искәрмәләр үзгәртү