Нәгыймә Таҗдарова

театр артисты

Нәгыймә Таҗдарова, Нәгыймә Әхмәдулла кызы Әхмәдуллина (Таҗдарова, 23 май 1888(1888-05-23), Утар-Аты, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе16 март 1947(1947-03-16) (58 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Уфа дәүләт татар-башкорт күрсәтмә театры, Камал театры артисты. ТАССР халык (1939), РСФСР атказанган (1940) артисты.

Нәгыймә Таҗдарова
Н.Таҗдарова.jpg
Туган телдә исем Нәгыймә Әхмәдулла кызы Әхмәдуллина
Туган 1888(1888)
Казан губернасы Казан өязе Утар-Аты авылы
Үлгән 1947(1947)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Горький урамы, 13[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре актер

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1888 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Утар-Аты авылында туган.

Хезмәт юлыҮзгәртү

1914 елда «Сәйяр» труппасында эшли башлый. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый.

19221926 еллардаУфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театрында (хәзерге М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры). 1926 елның көзеннән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында.

ИҗатыҮзгәртү

Тормышчан, ышандыргыч образлар иҗат иткән зур талантка ия булган күренекле артистка. Каһарманнарының күңел дөньясын бөтен тирәнлеге белән ачып бирә. Ул иҗат иткән образлар нечкә күңелле, нәзакәтле булулары белән аерылып торалар[2].

Уйнаган рольләреҮзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • 1939 ТАССР халык артисты
  • 1940 РСФСР атказанган артисты

ЧыганакларҮзгәртү

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
  3. С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. Казан, 1982.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү