Һади Такташ

татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев, 1 гыйнвар 1901(1901-01-01), Соркыды, Спасск өязе[d], Тамбу губернасы, Россия империясе — 8 декабрь 1931(1931-12-08) (30 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург.

Һади Такташ
Туган телдә исем Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Туган 1 гыйнвар 1901(1901-01-01)
Соркыды, Спасск өязе[d], Тамбу губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 декабрь 1931(1931-12-08) (30 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Пушкин урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре шагыйрь, драматург
Җефет I Гөлчәһрә Хәмзина (1903-1957)
II Гөлчирә Мансурова[2]
Балалар Рафаэль Такташ, Аван Такташ
Ата-ана
  • Хәйрулла Такташев (әти)
  • Шәмсениса Аганина (әни)

 Һади Такташ Викиҗыентыкта

Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Һади Такташ
Тышкы рәсемнәр
Улы Рафаэль, хатыны Гөлчәһрә (Хәмзина) белән төшкән фотосурәте.

Тормыш юлы үзгәртү

 
Улы Рафаэль белән. 1930
 
Г. Минский (с) белән. 1928
 
Г. Минский (с), Д. Фәтхи, Ш. Усманов, Ә. Айдар, И. Усманов, Һ. Такташ. 1928

Һади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында Тамбов губернасының Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Һади беренче мәртәбә үз өендә әткәсеннән һәм әнкәсеннән дәресләр ала. Өйдә бераз укыгач, үз авылларындагы дини мәктәпкә китә. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы, заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган Пешли мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый. Биредә ул шул чакта төрки дөньяга киң таралган «Вакыт», «Йолдыз», «Тәрҗеман», «Ялт-Йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр язу белән мавыга. Кызганыч ки, булачак шагыйрьнең бу чорда иҗат иткән шигырьләре безнең көннәргә кадәр килеп ирешмиләр. Пешлидән соң Һади бер елын, укымыйча, авылда үткәрә.

Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Шул уңайдан унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Урта Азия якларына Кәттә-Курган шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши. Аннары Бохарага күчеп, шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларга йөри, Бохара әмирен бәреп төшерүне максат итеп куйган сәяси хәрәкәттә актив катнаша. Матбугатта Бохарадагы вакыйгаларны яктырткан мәкалә-хәбәрләре басылып чыга. Бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр»(1916), «Караңгы төннәрдә»(1916), «Төркстан сахраларында» (1917) исемле шигырьләрен яза. «Төркстан сахраларында» дигән шигыре Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасының 1918 елгы 21 гыйнвар санында басылып та чыга. Бу — Һади Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

Урта Азия якларына әти-әнисенә матди яктан булышу нияте белән киткән үсмер малайның теләкләре тормышка ашмый. 1917 елгы революцияләр шаукымыннан соң озак та үтми, 1918 елның көзендә Һади туган авылы Сыркыдыга кайта. Авылда ел ярым чамасы китапханә мөдире, башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли, мәдәни-агарту эшләре алып бара. Шушы ук вакытта Һади «Күктән сөрелгәннәр»(1918), «Үтерелгән пәйгамбәр» исемле шигырьләрен яза.

Әдәби иҗат белән чиксез кызыксынган, үзлегеннән укып, белем дәрәҗәсен күтәрергә омтылган шагыйрь егет яңадан урыныннан кузгала: 1919 елның, көзендә Оренбургка китә. Монда ул Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли, политик курсларда укый, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнап, Шәриф Камал, Әфзал Таһиров кебек күренекле язучылар белән таныша, үзе хезмәт иткән газета битләрендә көндәлек вакыйгаларга багышланган хәбәрләрен һәм шигырьләрен бастыра.

Яшәү шартлары кыенлашкач, Һади Такташ, дусларының тәкъдиме белән, 1921 елның язында Ташкент шәһәренә күчә. Анда ул «Белем йорты» журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. Шул ук вакытта Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында, Кызылармеецлар мәктәбендә тел-әдәбият укыта.

Ташкент чоры Такташ иҗат эшчәнлегенең тагын да активлашуы, шагыйрь буларак, иҗат йөзенең үзенчәлекле форма ала баруы белән характерлы. Биредә ул үзенең беренче дәвер әдәби эшчәнлегендә күренекле урын тоткан романтик әсәрләрен — эчтәлеге белән нигездә мифологик легендаларга нигезләнгән һәм мифологик, символик образлар аша кеше шәхесенең рухи хөрлеген данлаган, аны буып торган явыз көчләргә, дини хорафатларга, социаль гаделсезлеккә каршы ярсулы көрәш, гыйсъянчылык идеясен алга сөргән бер шәлкем шигырьләрен («Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт» (1922), «Таң кызы», «Урман кызы») һәм атаклы "Җир уллары трагедиясе"н (1921) иҗат итә.

 
Һади Такташ Ташкәнттә чакта, 1921 ел
 
Икенче хатыны Гөлчирә Мансурова
 
улы Аван гаиләсе белән, 1972
 
Казанда яшәгән йорты

1922 елның җәендә Һади Такташ Мәскәүгә күчеп килә. Башкалада ул татар гәҗит- журналлар, аларның редакция даирәсе белән якыная. Мәскәүдә берничә ай яшәгәннән соң, шул елның ноябрь айларында Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. 1923 елда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр" исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга. «Җир уллары трагедиясе» шул ук елда сәхнәгә дә менә. Спектакльнең премьерасында Идея ролен Такташ үзе башкара.

Казанга килгәч, ул берникадәр вакыт Татар дәүләт театрына суфлер булып эшли, аннары «Чаян» (1923—1924), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926), «Азат хатын» (1926—1929) журналларының җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1929 елда «Чаян» журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.

Казанда 1922—1923 елларда язылган әсәрләрендә поэтик фикерләүдәге элекке романтик гыйсъянчылык мотивлары әле дәвам итсә дә, 1923 ел ахырларыннан башлап, Һади Такташ иҗатында тормышны реалистик сурәтләү тенденциясе көчәйгәннән-көчәя барып, шагыйрьне яңа иҗади ачышларга китерә. В.И. Ленин үлеме тәэсирендә туган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы, «Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм, ниһаять, яшьлеккә, мәхәббәткә, тормышның матурлыгына гимн булып яңгыраган «Мәхәббәт тәүбәсе»(1927), «Алсу»(1929), «Мокамай» кебек лирик поэмалар Такташны егерменче еллар татар поэзиясенең алдынгы сафына чыгарып бастыра. Әдипнең популярлыгы искиткеч тиз үсә, ул халыкның уй-хисләрен, хыял-омтылышларын илһамланып җырлаучы трибун-шагыйрь булып таныла.

1930—1931 еллар дәвамында Һади Такташ «Киләчәккә хатлар» исемле шигъри әсәре өстендә эшли. Автор тарафыннан ун хат итеп уйланылган, шул чорның катлаулы иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларын яктыртырга тиешле бу киң колачлы лироэпик әсәр, кызганычка каршы, тәмамланмый кала: шагыйрь хатларның өчесен генә язып бетерә.

Һади Такташ — барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. Ләкин аның бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул — «Күмелгән кораллар»(1928), «Югалган матурлык»(1928) һәм «Камил»(1929) исемле драма әсәрләре авторы. «Югалган матурлык» пьесасы 1929 елның 18 гыйнварында Татар академия театрында уйнала. Ләкин әсәр сәхнәгә чыгуга, матбугатта Такташны гаилә мәсәләсен дөрес аңламауда, хатын- кызларны коры ана гына итеп, аларны бөек эшләрдән, ирләр белән тормышта беррәттән барудан мәхрүм итүдә , әсәрнең идеологик яктан зарарлы булуында гаеплиләр. Шушы вакыйгалар нәтиҗәсендә, драма Такташ үзе исән вакытта басылмый кала.

Һади Такташ үзенең каләмен сәнгатьнең иң популяр төрләреннән булган кинодраматургия өлкәсендә дә сынап карый. Аның архивында шушы юнәлештә эшләнгән тәҗрибәсеннән «Камил» киносценариеның кулъязмалары сакланып калган.

Газета-журнал редакцияләрендә озак эшләү әдипнең журналистлык талантын да ачып җибәрә. Заманның күп төрле әктүәл темаларына багышлап, ул дистәләрчә публицистик мәкалә, очерк һәм фельетоннар язып бастыра. Хикәя жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә көчен сынап карый. 1980—1983 еллар арасында Татарстан китап нәшрияты әдипнең барлык жанр әсәрләрен туплаган өч томлык җыентыгын чыгарды.

Әдип революция һәм шул елларның кырыс романтикасын, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын сәнгатьчә гәүдәләндергән төрле жанрдагы әсәрләре белән татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачты, яңа принципларга таянган әдәбиятның нигез ташларын салуда үзеннән зур өлеш кертте. Аның мирасының кыйммәте М. Мамин, Х. Хәйри, Х. Госман, Г. Халит, Н. Юзиев, Т. Галиуллин, А. Әхмәдуллин, М. Гайнетдинов, Ф. Бәйрәмова, М. Фатыйховалар тарафыннан өйрәнелгән.

Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә тиф авыруыннан Казанда вафат була һәм Максим Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркындагы зиратта җирләнә.[3]

Тормыш юлы хронологик тәртиптә үзгәртү

1915 ел — Кәттә-Курганда сәүдәгәр ярдәмчесе

19161918 — Бохарада кибеттә приказчик.

1918 елда «Олуг Төркестан» газетасында беренче шигырен бастыра. Шул ук елның көзендә туган авылына кайта һәм укытучылык курсларына керә. Аларны тәмамлагач укытучы булып эшли.

1919 — 1920 елларда Ырынбурда. «Юксыллар сүзе» газетасында редактор булып эшли.

1921 — 1922 елларда Ташкәнттә. Ташкәнт коммунистлар университетында әдәбият укыта.

1922 елның җәендә Мәскәүгә китә. Көзен Казанга күчә. Татар дәүләт театрына суфлер булып урнаша.

1923-1924 елларда Чаян журналының җаваплы сәркатибе, Кызыл Татарстан газетасының әдәби хезмәткәре.

1923 елда «Җир уллары трагедиясе» Һәм башка шигырьләр" беренче җыентыгы дөнья күрә.

1923 елның 12 апреле — «Җир уллары трагедиясе» пьесасы Татар дәүләт театрында сәхнәгә куела.

1924 — «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын трибунадан укуы белән зур популярлык казана.

1925 — «Октябрь яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе

19261929 — «Азат хатын» журналының җаваплы сәркатибе

1926 — «Авыл яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе

19291931 — «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, «Яңалиф» журналы мөхәррир коллегиясе әгъзасы

1930 елның 3-24 декабре — Данбаска иҗади сәфәр.

1931 ел (җәй) — Актаныш районына иҗади сәфәр.

1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була.

Хәтер үзгәртү

 
Яр Чаллы. Һади Такташ урамы
 
Казандагы һәйкәле

Басма китаплар үзгәртү

  • Сайланма әсәрләр, Казан, 1940;
  • Әсәрләр, Казан, 1942;
  • Әсәрләр, т. 1, Казан, 1950;
  • Пьесалар. Хикәяләр, Мәкаләләр, Казан, 1953;
  • Сайланма әсәрләр, Казан, 1963; в рус. пер.— Стихи, М., 1948;
  • Стихотворения и поэмы. [Предисл. X. Хайри], М., 1955.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Имаметдин Сәйфуллин (каената)
  • Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:

    Библиография үзгәртү

    Сылтамалар үзгәртү

    Искәрмәләр үзгәртү