Кәттәкурган
(Кәттә-Курган битеннән юнәлтелде)
Кәттәкурган (үзб. Kattaqo‘rg‘on — «зур курган», рус. Каттакурган) — Үзбәкстандагы Сәмәрканд өлкәсенең шәһәре. Халык исәбе 76,5 мең кеше (2009) тәшкил итә. Шәһәр XVII гасырның ахырыннан билгеле.
Кәттәкурган | |
үзб. Kattaqoʻrgʻon / Каттақўрғон | |
Нигезләнү датасы | XVII гасыр |
---|---|
Рәсми исем | Kattaqoʻrgʻon |
Рәсми тел | үзбәк теле |
Дәүләт | Үзбәкстан |
Административ-территориаль берәмлек | Сәмәрканд өлкәсе, Сәмәрканд өлкәсе һәм Зеравшанский округ[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 84 741 (2016)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 480 ± 1 метр |
Кәттәкурган Викиҗыентыкта |
Кәттәкурган Зәрәфшан елгасы үзәнендә, Сәмәркандтан төньяк-көнбатыштарак 76 км ераклыкта урнашкан. Ташкәнт — Каган сызыгында тимер юл станциясе. Шәһәр янында Кәттәкурган сусаклагычы («Үзбәкстан диңгезе») урнашкан.
«Хлопкомаш», мамык тазарта торган, керпеч заводлары, май, сөт, ит һәм тегермән комбинатлары, ТЭЦ. Медицина, педагогика, планлы-икътисадый колледжлары, Сәмәрканд чит телләр институты карамагындагы 2 нче академия лицее. «Мәҗиди» үзбәк драма театры.
1897[2] | 1939[3] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 2016[1] |
---|---|---|---|---|---|
10 087 | ↗25 759 | ↗34 078 | ↗43 980 | ↗53 353 | ↗84 741 |
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Кәттәкурган шәһәренең гербы (1910 ел) (рус.)
- ЗСЭ: Кәттәкурган (рус.)