Һади Такташ һәйкәле (Казан)

Һади Такташ һәйкәлеКазанда 2017 елда, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек уңаеннан, татар шагыйре Һади Такташ (1901-1931) исемен мәңгеләштерү максатында ачылган һәйкәл. Казанның Вахитов районында, Кабан арты мәчете артындагы скверда, Һади Такташ урамы белән Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнашкан.

Һәйкәл
Һади Такташка һәйкәл
Һади Такташка һәйкәл
Һади Такташка һәйкәл
Урын Казан, Һади Такташ урамы
Сынчы Асия Миңнуллина
Андрей Балашов
Герман Бакулин
Төзелеш датасы 2017 ел
Материал бронза, гранит

ТарихҮзгәртү

1934 елда Татарстан АССР язучылар берлеге оешкач, Һади Такташка һәйкәл ачу тәкъдиме була, язучылар берлеге рәисе Кави Нәҗми берничә мәртәбә әлеге мәсьәләне күтәрә, ләкин ул тормышка ашмый кала[1][2].

2010 елның декабрендә Такташ һәйкәленең эскиз проектына ачык бәйге игълан ителә.

Мәхмүт Гасыймов (2017, гипс), Садри Ахун ясаган һәйкәл өлгеләре бар[3].

Һәйкәл авторларыҮзгәртү

Скульпторлар — РФ атказанган рәссамы, сынчы Андрей Балашов[4] ( Мәскәү) һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР халык рәссамы Асия Миңнуллина.
Архитекторы — РФ һәм ТР атказанган архитекторы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулин.

Тантаналы ачуҮзгәртү

2017 елның 30 августында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, танылган язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты[5].

ТасвирламаҮзгәртү

  Бу һәйкәл вакытны гәүдәләндерә, ә ул чор бертөрле генә түгел иде. Без бу һәйкәлдә вакытны чагылдырырга теләдек
Асия Миңнуллина, һәйкәл авторы
 

Шагыйрь, аягүрә бастырып, уң кулына ачык китап тотып, сул кулын чалбар кесәсенә тыккан итеп ясалган. Кабан арты мәчетенә яны белән борылган. Проектта башта һәйкәлне аслык-күтәрмәгә (постаментка) бастыру каралган булган, соңгы вариантта постамент төшереп калдырылган, берничә баскыч (подиум) гына калган. Шагыйрь сыны артындагы диварларда татар һәм рус телләрендә өзек китерелгән:

Дөнья матур,
шушы дөньяның мин –
ирке чикләнмәгән юлчысы.
ҺАДИ ТАКТАШ

Мир красив,
Я в мире этом путник
И моя свобода безгранична.
ХАДИ ТАКТАШ

БәяләмәҮзгәртү

Һәйкәлнең эшләнеше, урнаштыру өчен сайлап алынган урыны турында фикерләр бертөрле генә түгел[6]

Һәйкәлне төзү өчен ТР бюджетыннан 6 млн сум тотылган[7]

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү