Мәхмүт Гасыймов, Мәхмүт Моталлип улы Гасыймов, рус. Гасимов Махмуд Муталлипович (27.7.1945) — сынчы, ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1977), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).

Мәхмүт Гасыймов
Туган телдә исем Мәхмүт Моталлип улы Гасыймов
Туган 27 июль 1945(1945-07-27) (78 яшь)
Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецкий
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Үзбәкстан дәүләт сәнгать институты[d]
Һөнәре сынчы, рәссам
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1945 елның 27 июлендә Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә туган. Ташкәнт сынлы сәнгать укуханәсен (1965), Ташкәнт театр-сәнгать институтын (Ф.И. Грищенко, Ю.Н. Киселёв, К.А. Сәлахетдинов курсы) (1974) тәмамлаган, ССРБ сәнгать академиясе каршындагы И.Е. Репин исемендәге Ленинград нәкыш, скульптура һәм архитектура институтының сынчылык остаханәсендә стажировка уза (1978-1979).

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1968-1969 «Үзбәкфильм» киностудиясендә рәссам.
  • 1974-1983 Ташкәнт сынлы сәнгать укуханәсендә сынлы сәнгать фәнен укыта.
  • 1999 елдан Казанда.

Иҗаты үзгәртү

 
Гавриил Державин һәйкәле. Казан, 2003
 
Ибраһим әмиргә һәйкәл, Алабуга, 2007
 
Муса Җәлилгә һәйкәл. Түбән Варта, 2007
 
Муса Җәлилгә һәйкәл. Үскәмән, 2015

Гасыймов төрле жанрларда эшли: станлы, монументаль, монументаль-декоратив һәм мемориаль пластика. Станлы портрет остасы. Ясаган каһарманының портрет охшашлыгына ирешүгә, аның рухи-әхлакый йөзен чагылдыруга аерым игътибар бирә. Гипс, мәрмәр, бронза, япон сәрвие, шамот кулланып эшли. Бакырны чүкеп ясау техникасын куллана.

Казанда, Үзбәкстанда, Владивосток, Чита, Түбән Варта, Усть-Каменогорск (Казакъстан) һ. б. шәһәрләрдә галимнәргә, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә куелган һәйкәлләр, бюстлар һәм портретлар, истәлек тактаташлары авторы.

1973 елдан башлап республика, төбәк («Урта Азия республикалары һәм Казакъстан сынчылары күргәзмәсе», Ташкәнт, 1982 һ.б.), бөтенсоюз («Җир һәм кешеләр», Мәскәү, 1979 һ.б.) күргәзмәләрендә, халыкара (Финляндиядә, Швециядә «Үзбәкстан ССР мәдәнияте көннәре», 1970 еллар) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.

Хезмәтләре үзгәртү

  • «Зирәклек. Үзбәк карчыгы портреты» (1976)
  • «Бокс буенча дөнья чемпионы Р. Рискиев» (1979)
  • «Композитор Мохтар Әшрәфи» (1998)
  • «Рафаил Такташ» (1998)
  • «Тагын яз килде» (1985)
  • «Мин-минлек монументы»
  • «Шәрекъ мотивлары» шәлкеме (1985-1986)
  • «Бәхетле бабай» (1985)

Монументаль скульптура үзгәртү

Монументаль бизәлеш скульптурасы үзгәртү

Станлы бюстлар үзгәртү

Әсәрләре Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать музеенда (Ташкәнт), Хәзерге заман сәнгате музеенда (Үргәнеч, Үзбәкстан), шәхси тупланмаларда (АКШ, Алмания һ.б.) саклана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2008 ТР атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Справочник Союза художников СССР. М., 1989.
  2. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү