Уразавыл (рус. Уразовка) – Кызыл Октябрь районының административ үзәге, татар авылы. Пара елгасы буендагы авыл.

Уразавыл
Карта
Ил Русия
Өлкә Түбән Новгород өлкәсе
Район Кызыл Октябрь районы
Координатлар 55°24'0"тн, 45°37'18"кнч
Халык саны 1626 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды +7 (83194)
Почта индексы 607530
Русча атама Уразовка

Яшәүчеләр саны — 2200, йортлар саны 1031. Кыш көне 1800 кеше яши, ачык йортлар саны - 850.[1] Бер-берсенә терәлеп торган Атяравыл, Актук, Кызылъяр, Куйсуы, Кадымавыл һәм Кызьмавыллар белән бергә үзенчәлекле төркем тәшкил итә. Совет чорыннан башлап Уразавыл – Түбән Новгород татарлары үзәге. Бүген монда тагын урыслар һәм мордвалар да яши.

Уразавылда һөнәри училище, Лукоян педагогик колледжының Кызыл Октябрь филиалы эшли.

Уразавыл татарлары дини һәм милли бәйрәмнәрне авыл клубында үткәрә. Бирегә Казан артистлары да гастрольләр белән еш килә.

2016 елның 16 июлендә туган яклары — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле ачылды[2].

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү


Чыганаклар үзгәртү