Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле
Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле, рус. Памятник Рашиту Вагапову и Хайдару Бигичеву — Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Уразавыл авылында якташлары, атаклы татар җырчылары Рәшит Ваһаповка (1908-1962)[1] һәм Хәйдәр Бигичевка (1949-1998) урнаштырылган һәйкәл.
Һәйкәл | |
Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле
| |
![]() Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачу тантанасы | |
Урын | Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь районы Уразавыл |
Сынчы | Герман Бакулин, архитектор Мәхмүт Гасыймов, скульптор |
Төзелеш датасы | 2016 ел |
Материал | бронза |
Тарих
үзгәртүҺәйкәл 2016 елның 16 июлендә Түбән Новгородда уздырылган XVI федераль Сабантуй кысаларында, Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавыл авылының үзәк мәйданында ачыла.
Һәйкәл проектын башлап җибәрүчеләр — Түбән Новгород өлкәсе татар конгрессы, Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы хакимияте, ТР Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды.
Һәйкәл Татарстан президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы В.П. Шанцев хәерхаһлыгы белән салынган.
Ачылу
үзгәртүҺәйкәл ачу тантанасында атаклы җырчыларның туганнары, XVI федераль Сабантуйга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцев катнаша[2].
Сыйфатлама
үзгәртүҺәйкәл стилобат белән берләштерелгән, аерым-аерым постаментларга утыртылган ике бронза бюсттан гыйбарәт.
Постаментларның алгы ягына татарча һәм урысча язылган:
Рәшит Ваһапов
Рашит Вагапов
Хәйдәр Бигичев
Хайдар Бигичев
- Һәйкәл проектының баш архитекторы — Герман Бакулин.
- Бюстларның авторы — Мәхмүт Гасыймов.
Сылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Р. Ваһаповның беренче бюсты 2008 елда Кызыл Октябрь районы Актүк авылында куелган
- ↑ Татарстан президенты аппараты рәсми сайты, archived from the original on 2016-09-15, retrieved 2016-07-16