Кызыл Октябрь татар педагогика укуханәсе
Кызыл Октябрь татар педагогика училищесы – А.М. Горький исемендәге Лукоянов педагогия техникумының филиалы буларак,[1] 1990 елда Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда ачылган, милли кадрлар – мөгаллимнәр әзерләүче дәүләт урта һөнәри мәгариф уку йорты.
Кызыл Октябрь татар педагогика училищесы(филиал) | |
---|---|
Нигезләү елы | 1990 |
Урын | Түбән Новгород өлкәсе |
Адрес | Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавыл, Кооперация урамы, 48 |
Тарих
үзгәртү1929 елның 1 февралендә Түбән Новгород губернасы мәгариф бүлеге карары белән Починки педтехникумының мордва (эрьзя) бүлеге Лукоянов шәһәренә күчерелә һәм мөстәкыйль Лукоянов мордва (эрьзя) педтехникумы булып эшли башлый.
Лукоянов уку йорты
үзгәртү- 1930 елның 1 гыйнварыннан укулар башлана
- 1938 елга кадәр – Лукоянов мордва педтехникумы.
- 1938 елдан - Лукоянов мордва педагогика училищесы.
- 1956 елдан - М. Горький исемендәге Лукоянов педагогика училищесы.[2]
- 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
- 1990 елда Кызыл Октябрь районы Уразавыл авылында педагогик укуханәнең филиалы ачыла.
- 2002 елдан - Максим Горький исемендәге Лукоянов педагогика көллияте.
Уразавылдагы уку йорты
үзгәртү1990 елда татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү өчен Уразавыл авылында укуханәнең филиалы ачыла. Беренче мөдире итеп Рәйхана Гарифулла кызы Айсина билгеләнә. Соңыннан Һәйнур Гарифулла кызы Бәшәрова мөдир була. Уку йорты студентлары Уразавыл кешеләре өчен һәм Кызыл Октябрь районы балалары өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрәләр. Түбән Новгородда һәм Казанда экскурсияләрдә булалар. Регионда татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау һәм бөтәйтү өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр.[3] Хәзерге директоры - Давыдов Виктор Александр улы.[4] Уку йортында 50 студент түбәндәге белгечлек ала:
- Башлангыч сыйныф укытучысы
- Рәсем укытучысы (өстәмә белгечлек)
- Мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыручы (әйдәман)
- Татар теле укытучысы[5]
Моны да карагыз
үзгәртү- Кучкай Пожары татар педагогия техникумы (1918—1957)
Чыганак
үзгәртүКөллият тарихы. 90-еллар. 2016 елның 10 август көнендә архивланган.
Сылтама
үзгәртүРусВикипедиядә көллият турында 2015 елның 6 ноябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://college.edunetwork.ru/52/1077/c1299/(үле сылтама)
- ↑ мордва сүзе төшереп калдырыла.
- ↑ энциклопедия.ру(үле сылтама)
- ↑ ЕСРП сайты, archived from the original on 2024-07-08, retrieved 2014-09-30
- ↑ белгечлекләр(үле сылтама)