Муса Җәлил һәйкәле (Түбән Варта)

Муса Җәлилгә һәйкәл Хант-Манси — Югра автономияле округы Түбән Варта шәһәрендә Об елгасы яр буенда урнашкан.
Түбән Варта шәһәренең 35 еллыгына ачылган.

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Түбән Варта, Октябрьгә 60 ел урамы
Сынчы Мәхмүт Гасыймов
Төзелеш датасы 2007 ел
Материал бронза, мәрмәр

Тарих үзгәртү

 
Һәйкәлнең уңнан күренеше

2007 елның 25 сентябрендә Түбән Варта шәһәрендә Октябрьгә 60 ел урамында ачылган. Советлар Берлеге Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл ачу инициативасы белән Түбән Варта татарларының иҗтимагый оешмасы «Мирас» Үзәге чыккан була.

Һәйкәлнең авторы — Мәхмүт Гасыймов, ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1977), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008).

Сыйфатлама үзгәртү

Һәйкәл җир өслегеннән биш рәт баскыч ясап күтәртелгән, куб шәкелендәге мәрмәр аслыктан, Об елгасына арты белән бастырылган шагыйрьнең бронза бюстыннан, ян-якка урнаштырылган, ачып куелган китап битләренә охшатып ясалган мәрмәр катыш бетон диварлардан гыйбарәт. Бюст астындагы аслыкта Советлар Берлеге Каһарманының Алтын йолдыз медале сурәте һәм русча язу урнаштырылган:

Герой Советского Союза Муса Джалиль

Арткы диварларга беркетелгән тимер табличкаларга алтынланган хәрефләр белән русча (уңда) һәм татарча (сулда) Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыреннән[1] юллар язылган:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма.

И перед смертью – никому в угоду
Не нарушу клятву свою.
Песнь свою я посвятил народу,

Жизнь свою народу отдаю.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар электрон китапханәсе, archived from the original on 2016-02-03, retrieved 2016-02-12