Түбән Варта

Түбән Варта (рус. Нижневартовск) — Русиядә шәһәр, Хант-Манси — Югра автономияле округының халык саны буенча округының икенче шәһәр.

Түбән Варта
Нижневартовск
Флаг Нижневартовска[d]
Flag of Nizhnevartovsk (Khanty-Mansia).svgCoat of Arms of Nizhnevartovsk (Khanty-Mansia).svg
Nizhnevartovsk, lake Komsomolskoye skyline.jpg
Нигезләнү датасы 1909
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Түбән Варта районы
Административ-территориаль берәмлек Иштәк-Мансый айрат бүлгесе
Хөкүмәт башлыгы Тихонов, Василий Владимирович[d]
Халык саны 274 575 кеше кеше (2017)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 45 метр
Сәгать поясы UTC+05:00
Кардәш шәһәр Омск[2]
Мәйдан 271,319 км²
Почта индексы 628600–628615
Рәсми веб-сайт n-vartovsk.ru
Җирле телефон коды 3466
Commons-logo.svg Nizhnevartovsk Викиҗыентыкта

Халык саны — 251 860 кеше.[3]

ГеографияҮзгәртү

Шәһәр Көнбатыш Себердә, Об елгасы өстендә, Ханты-Мансийскидан 625 километр көнчыгыштарак урнаша. Нижневартовск I һәм Нижневартовск II тимер юл станцияләре урнашкан.

ТарихҮзгәртү

Түбән Варта 1909 елда Нижневартовская пристане буларак нигезләнә.

1964 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1966 елда Түбән Варта тирәсендә Самотлор газ чыганагы табыла һәм шул ук елда Түбән Варта комсомол төзелеше булып игълан ителә.

1971 елда Түбән Вартада аэропорт ачыла.

1972 елда Түбән Варта шәһәр статусын ала.

ХалыкҮзгәртү

1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[3]
~2 300 15 663 108 740 241 457 239 044 251 860

ИкътисадҮзгәртү

Нефть-газ комплекы ширкәтләре: «Самотлорнефтегаз», «Нижневартовское нефтегазодобывающее предприятие», «ТНК-Нижневартовск» һ. б.

Югары уку йортларыҮзгәртү

  • Түбән Варта дәүләт һуманитар университеты;
  • Төмән дәүләт университетының филиалы;
  • Омск дәүләт техника университетының филиалы;
  • Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы;
  • Тум дәүләт радиоэлектроника һәм идарә системалар университетының филиалы;
  • Төньяк Урал дәүләт университетының филиалы;

һ. б. югары уку йортлары.

ҺәйкәлләрҮзгәртү

ГалереяҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү