Альберт Батыргазиев

спортчы (бокс, кикбоксинг)

Альберт Батыргазиев, Альберт Ханбулат улы Батыргазиев (нуг. Альберт Ханбулатович Батыргазиев, 1998 елның 23 июне, РФ, Дагстан, Бабаюрт районы, Геметюбе[2]) – Россия боксчысы – икенче җиңел һәм җиңел авырлык категорияләрендә чыгыш ясаучы профессионал. Россия милли җыелма командасы әгъзасы. Халыкара класслы спорт мастеры. Һәвәскәрләр арасында дүрт тапкыр Россия Федерациясе чемпионы (2017, 2018, 2019, 2020). Профессионаллар арасында WBA Asia версиясе буенча икенче җиңел авырлыктагы Азия чемпионы. Элек кикбоксинг белән шөгыльләнгән. XXXII Җәйге Олимпия уеннары (23.07.- 8.08.2021, Токио, Япония) чемпионы.

Боксчы
Альберт Батыргазиев
AL`BA
Туган телдә исем Альберт Ханбулат улы Батыргазиев
Туган 23 июнь 1998(1998-06-23) (25 яшь)
РФ, Дагстан , Бабаюрт районы, Геметюбе
Милләт нугай
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Әлма-матер Нижневартовский государственный университет[d][1]
Һөнәре боксчы спортчы (бокс, кикбоксинг)
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены - 2021 Әл-Фәхр ордены - 2024 РФ халыкара класслы спорт мастеры
Сайт alba_boxing86

 [[commons:Category:Albert Batyrgaziev|Боксчы
Альберт Батыргазиев
AL`BA]]
Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Альберт Батыргазиев

1998 елның 23 июнендә Дагстанның Бабаюрт районы Геметюбе авылында нугай гаиләсендә туган[3]. 6 яшендә гаиләсе белән Ханты-Манси автономияле округының Түбән Варта шәһәренә күчеп китә. Әнисе — тәрбияче, әтисе – янгын сүндерүче. Биш бертуганы (бер абыйсы һәм дүрт энесе) бар[4]. 2014 елда Түбән Вартаның 1нче мәктәбен, 2018 елда социаль-гуманитар көллиятен тәмамлаган. Түбән Варта дәүләт университетының (ru) физик тәрбия һәм спорт факультетында укый. 8 яшендә Көнчыгыш көрәше белән мавыга. Зур спортка юлны тугыз ел дәвамында шөгыльләнгән кикбоксингтан башлый.

Спорт күрсәткечләре үзгәртү

2013 елда кикбоксинг буенча Россия беренчелегендә фулл-контакт бүлегендә 42 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны яулый. Соңрак кикбоксинг буенча лайт-контакт бүлегендә 47 килограмм авырлык категориясендә Россия беренчелегендә бронза призер була. Польшада узган Европа беренчелегендә ота.

2014 елда кикбоксинг буенча Россия беренчелегендә К-1 бүлегендә 48 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны ала. Кикбоксинг буенча Россия чемпионатының җиде-контакт бүлегендә җиңүче була. Шул ук 2014 елда Дөнья беренчелегендә җиңә.

2015 һәм 2016 елгы Россия чемпионатларында чемпионлыгын раслый. Соңрак, Дөнья беренчелегендә (Дублин, Ирландия) 57 килограмм авырлык категориясендә ота. 2017 елда ир-атлар арасында кикбоксинг буенча «Локомотив» Россия физкультура-спорт җәмгыяте чемпионатында (Краснодар) 60 килограмм авырлык категориясендә беренче урынны ала.

Олимпиадада катнашу өчен, Альберт спорт төрен үзгәртә. Өч ел дәвамында атказанган тренер Руслан Куштанов җитәкчелегендә классик бокс белән шөгыльләнә.

2017 елда бокс буенча Россия чемпионатында беренче көрәштә 2016 елгы Олимпиаданың бронза призеры Владимир Никитинны җиңеп, җиңел авырлыкта чемпион була. «Чемпионатның иң яхшы боксчысы» дип таныла.

2018 елда бокс буенча Халыкара турнирда (Санкт-Петербург) 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңүче була. Соңрак 19-22 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Европа беренчелегендә икенче урын ала. Россия чемпионатында үз үлчәү авырлыгында җиңә һәм ике тапкыр Россия чемпионы була. 2018 елның 9 декабрендә Россия җыелма командасының дөнья җыелмасына каршы матч очрашуында катнаша.

2019 елгы бокс буенча Дөнья чемпионатына (Екатеринбург) Россия җыелма командасы составына кертелә[5]. 15 сентябрьдә икенче әйләнештә 57 кг. га кадәр авырлык категориясендә Боян Асеновны (Болгария) 5:0 исәбе белән җиңә[6].

2019 елгы Россия чемпионатында 57 кг. га кадәр авырлык категориясендә җиңеп, өч тапкыр ил чемпионы була. Финалда өч тапкыр Россия чемпионы һәм Евроуеннар-2015 җиңүчесе Бахтаровар Назировны җиңә. Квалификация турнирында (Лондон, COVID-19 пандемиясе аркасында тәмамланмаган) Олимпия лицензиясен ала.

Профессиональ дебюты 2020 елның 3 июлендә була. 10 раундлы көрәштә Армен Атаевны (Россия) вакытыннан алда җиңә (5-1-1). Беренче профессиональ көрәшендә үк WBA Asia версиясе буенча 2нче җиңел авырлык категориясендә Азия чемпионы титулын яулый. Икенче көрәштә EBP версиясе буенча Евразия чемпионы Эржан Тургумбековны (Кыргызстан) җиңә.

2020 елның 5 декабрендә бокс буенча Россия чемпионаты кысаларында финал ярышларында (Ырынбур) 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә Җәмал Бәдретдиновны (Санкт-Петербург) җиңеп, чемпион поясын ала.

2021 елның апрелендә «Санкт-Петербург Губернаторы Кубогы» халыкара турнирында 60 кг га кадәр авырлыкта, Абдумалик Халоковны (Үзбәкстан) җиңеп, җиңүче була[7].

2021 елның июнь аенда Парижда бокс буенча Европа Олимпия квалификациясе җиңүчесе була һәм тагын бер кат Олимпиадада катнашуын раслый. Турнирда спортчы 5 көрәш үткәргән. Финал ярышында 57 кг. га кадәр авырлыкта Самуэль Кистохаррины (Франция) җиңә.

2021 елның 5 августында Альберт Батыргазиев 57 килограммга кадәр категориядә 3:2 исәбе белән АКШ спортчысы Дюк Рейганны җиңә һәм Олимпия чемпионы исеменә лаек була[8].

Спорт казанышлары үзгәртү

Спорт бүләкләре
Дөнья чемпионатлары (Һәвәскәрләр, кикбоксинг)
Алтын Римини, Италия 2014
Алтын Дублин, Ирландия 2016
Европа чемпионаты (Һәвәскәрләр, кикбоксинг
Алтын Краков, Польша 2013
Россия чемпионаты (Һәвәскәрләр, кикбоксинг
Алтын Одинцово, Мәскәү өлкәсе 2017
Россия чемпионатлары (Һәвәскәрләр, бокс)
Алтын Грозный 2017
Алтын Якутск 2018
Алтын Самар 2019
Алтын Ырынбур 2020
Олимпия уеннары
Алтын Япония, Токио 2021
  • Бокс буенча Россия чемпионы (2017, 2018, 2019, 2020).
  • Кикбоксинг буенча Россия беренчелеге фулл-контакт бүлегендә (15-20.04.2013, Красноярск): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Россия беренчелеге лайт-контакт бүлегендә (11-15.05.2013, Сарытау): 3 урын
  • Кикбоксинг буенча Европа беренчелеге (19-22.09.2013, Краков, Польша): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча К-1 бүлегендә Россия беренчелеге (Калининград, 17-23.03.2014): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Дөнья беренчелеге (08-15.09.2014 ел, Римини, Италия): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты – җиде-контакт бүлегендә (13-21.12.2014, Мәскәү): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты ( 22-30.03.2015, Новосибирск): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты (15-22.05.2016, Екатеринбург): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча Дөнья беренчелеге (27.08-04.09.2016, Дублин, Ирландия): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча ир-атлар арасында «Локомотив» РФСО чемпионаты (20-26.03.2017, Краснодар): 1 урын
  • Кикбоксинг буенча халыкара турнир (01-06.08.2017, Минск): 1 урын
  • Бокс буенча Россия чемпионаты (30.09.-08.10.2017, Грозный): 1 урын
  • Бокс буенча халыкара турнир (27-30.05.2018, Санкт-Петербург): 1 урын
  • Бокс буенча Европа беренчелеге (25.03-01.04.2018, Тыргу-Жиу, Румыния): 2 урын
  • WBA Asia версиясе буенча Азия чемпионы (3.07.2020).
  • XXXII Җәйге Олимпия уеннары (23.07.- 8.08.2021, Токио, Япония): Бокс буенча (57 килограммга кадәр категориядә) Олимпия чемпионы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2021 ― Россиянең атказанган спорт мастеры[9]
  • 2021 ― Дуслык[d] ордены (РФ) ― 2020 елда Токио шәһәрендә (Япония)XXXII Олимпиада уеннарында Ватан спортын үстерүгә зур өлеш керткәне, югары спорт казанышлары, җиңүгә омтылышы, ныклыгы һәм максатчанлыгы өчен[10].
  • 2024 ― Россиянең югары мөселман бүләге «Әл-Фәхр»[d] ордены― илнең һәм өммәтнең халыкара аренада абруен ныгытуы өчен[11]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://olympics.com/tokyo-2020/olympic-games/en/results/boxing/athlete-profile-n1425892-batyrgaziev-albert.htm
  2. Талант не поможет, если не работать.
  3. Альберт Батыргазиев стал чемпионом России.
  4. Не судите о книге по обложке.
  5. Армейцы – Андрей Замковой, Альберт Батыргазиев и Муслим Гаджимагомедов – выступят на чемпионате мира по боксу в Екатеринбурге. cska.ru. 2019-09-11 тикшерелгән.
  6. Батыргазиев вышел в 1/8 финала ЧМ в Екатеринбурге
  7. "Кубок Губернатора Санкт-Петербурга". Итоги. Сайт Федерации бокса России (24 апреля 2021). 2021-04-28 тикшерелгән.
  8. Нугай егете Альберт Батыргазиев Олимпия чемпионы булды. Азатлык радиосы, 5.08.2021
  9. Приказ № 91 нг «О присвоении почетного спортивного звания „Заслуженный мастер спорта России“».
  10. Указ Президента Российской Федерации от 11 августа 2021 года № 463 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».
  11. Мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселман спортчыларын «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 31.03.2024

Сылтамалар үзгәртү