Түбән Варта җәмигъ мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Түбән Варта, ХМАО-Югра, Төмән өлкәсе, Россия)

Түбән Варта җәмигъ мәчете (рус. Нижневартовская соборная мечеть), Түбән Варта шәһәренең 2нче санлы җирле мөселман дини җәмгыяте (2нче мәхәллә) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округының Түбән Варта шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле дини җәмгыять карамагында.

Мәчет
Түбән Варта җәмигъ мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628615,
Төмән өлкәсе, ХМАО-Югра, Түбән Варта, Муса Җәлил ур., 2
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре биш манаралы, гөмбәзле
Төзелеш еллары 20012022 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт ММРО №2 Рәсми сайт

2010 елда Нижневартовскида татарлар шәһәр халкының (251 694 кеше) 9,10% ын (22 889 кеше), башкортлар 3,15% ын (7 936 кеше), азәрбайҗаннар 1,82% ын (4 585 кеше) тәшкил иткән[1]. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматы буенча, шәһәрдә 60 мең мөселман (шуның эченнән 40 мең татар) яши[2]. Җомга намазында гына да мәчеттә якынча мең ярым кеше була.

Шәһәрдә Җәмигъ мәчетен 2000 елда Яр Чаллы архитекторы Маркиз Басыйров проекты буенча төзи башлаганнар[3]. Меценатлар табыла һәм 800 урынга исәпләнгән мәчет проекты эшләнә[4].

«Төмән нефть компаниясе» Нижневартовск мөселманнарына Обь ярында аерым торган бинаны тапшырган, анда мөселманнарның гыйбадәт йорты урнашкан. Нефтьчеләр шәһәр администрациясе белән бергә Җәмигъ мәчетенең проект документларына заказ бирергә һәм аны финансларга ярдәм иткән. ТНК-BP бу эшләргә якынча 1,5 миллион сум тоткан.

2001 елда, тантаналы шартларда мәйданы 3,5 мең кв. м. булган Җәмигъ мәчете бинасының беренче субайлары кагылган. Башта ул 3 блокны күздә тоткан: манаралы мәчет, хуҗалык биналары һәм мөселман мәктәбе. Объект төзелеше 230 млн сумга бәяләнгән. Акча җитмәү сәбәпле, соңгы блоктан баш тартырга карар итәләр.

2011 елга кадәр мөселманнарга еш кына урамда намаз укырга туры килгән. Шәһәр администрациясе элеккеге «Могҗизалар дөньясы» спорт комплексы бинасын җәмгыятькә арендага биргән.

2000 елда 2нче санлы җирле мөселман дини оешмасы рәсми теркәлгән[5], шул ук елда Нижневартовскида «Ихлас» хәйрия фонды барлыкка килә (фонд рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов), аның төп максаты мәчет комплексы төзү өчен акча җыю була. 1000 кешегә исәпләнгән бина әкренләп үсә башлый. Баштан ук мәчет төзелеше бары тик иганәләргә генә алып барыла. Беренче булып «Славнефть» компаниясе финанс яктан ярдәм итә башлый. Соңрак мөселманнарга шәһәрне формалаштыручы ТНК-BP предприятиесе актив ярдәм итә. 2006―2007 елларда гына да ТНК-BP бу ихтыяҗларга 14 млн сумнан артык акча бүлеп биргән[6]. Эшмәкәрләр һәм мәхәллә кешеләре мөмкин булганча ярдәм иткән[7].

Әмма кризислы 2008 ел үз төзәтмәләрен кертә. Төзелешне туктатырга туры килә. Өч ел эчендә (2008 елдан 2011 елга кадәр) шәһәр халкы 5 млн сум җыйган. Әмма эшне дәвам итү өчен 20 тапкыр күбрәк кирәк булган. Ярдәм сорап, фонд округ хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Мәчет төзелешенә ярдәм сорап, 10 мең кеше кул куйган хат кире кагылган. Губернатор Наталья Комарова шәхси кесәсеннән 10 мең сум күчергән[8].

Шәһәрдә Лопарев урамы, 60нчы йорт адресы буенча 1нче мәхәллә мәчете эшли[9]. Өченче (1000 кеше сыйдырачак) «Ихлас» мәчете Самотлор Геройлары һәм Нововартовская урамнары киселеше районында «Контакт Интернэшнл» фирмасы көче белән төзелә[10][11].

Җитәкчелек

үзгәртү

2011 елның 21 сентябреннән имам-хатыйб, Түбән Варта шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Имамгали улы Салават хәзрәт Ситдыйков (1973 елгы, Азнакайда укыган, Уфада ислам университетында дини белем алган (1994)[12], Хант-Манси автономияле округы – Юграның VII состав (2022―2025) Иҗтимагый палатасы әгъзасы[13], «Татар халкы алдында зур хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнгән[14].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Всероссийская перепись населения (2010). том 3. Таблица 4. Население по национальности и владению русским языком по городским округам и муниципальным районам Ханты-Мансийского автономного округа — Югра. әлеге чыганактан 2013-12-24 архивланды. 2013-12-31 тикшерелгән.
  2. В Нижневартовске установили полумесяц на минарете новой мечети. Всемирный конгресс татар, 03.09.2021
  3. Чаллының «Тәүбә» мәчете авторы Казанның Җәмигъ мәчетен проектлаштырырга тели. «Шәһри Чаллы», 22.04.2022
  4. Делегацию Татарстана ознакомили с ходом строительства Соборной мечети Нижневартовска. Татар-информ, 25.09.2007
  5. ММРО № 2 города Нижневартовска
  6. Мусульмано-нефтяной проект. fedpress.ru, 26.11.2007(рус.)
  7. Виктория Пешкова. Мечеть на берегу Оби – пока только мечта. ugrainfo.ru, 23.11.2015(рус.)
  8. Почему мечеть в Нижневартовске строят уже 15 лет. АиФ Югра, 25.11.2015
  9. Мусульмане 2 мая отметят один из главных исламских праздников - Ураза-байрам. Местное время, 1.05.2022(рус.)
  10. Андрей Шарко. В «ипотечной долине» Нижневартовска строят еще одну мечеть. Местное время, 12.08.2020(рус.)
  11. В Нижневартовске появится новая Мечеть. Контакт Интернэшнл, 05.05.2022
  12. Салават Ситдиков ВКонтакте
  13. Ситдиков Салават Имамгалиевич. Общественная палата Ханты-Мансийского автономного округа – Югры
  14. Ситдиков Салават Имамгалиевич. Общественная палата Югры ВКонтакте

Сылтамалар

үзгәртү