Наталья Комарова
Наталья Комарова, Наталья Владимир кызы Комарова рус. Наталья Владимировна Комарова, 1955 елның 21 октябре, СССР, РСФСР, Псков өлкәсе Язво) ― Россия дәүләт эшлеклесе, Югра — Хант-Манси автономияле округы губернаторы (2010―2024). Россия Дәүләт думасының III (2001―2003), IV (2003―2007), V (2007―2010) чакырылыш депутаты.
Наталья Комарова | |
---|---|
Туган телдә исем | Наталья Владимир кызы Комарова |
Туган | 21 октябрь 1955 (69 яшь) Псков өлкәсе Язво авылы |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Донбасс дәүләт техника университеты[d] |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе-губернатор |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Балалар | кызлары Наталия, Ирина |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | http://komarovanatalya.livejournal.com/ |
Наталья Комарова | |
---|---|
Хант-Манси АО губернаторы | |
Вазыйфада 1 март 2010 ел – 30 май 2024 | |
Президент | Владимир Путин |
Аңа кадәр | үзе, губернатор в.б. сыйфатында Александр Филипенко |
Дәвамчысы | Руслан Кухарук (в.в.б) |
Туган | 21 октябрь 1955 (69 яшь) Язьво[d], Плесново вулысы[d], Гдов районы, Псков өлкәсе, РСФСР, СССР |
Белем | Донбасс дәүләт техника университеты[d] |
- Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Комарова.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1955 елның 21 октябренда Псков өлкәсе Язво авылында туган. Урта мәктәпне Болгариядә бетергән. Коммунарск (Украинада: Алчевск)[2] тау-металлургия институтын «инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1978). 1980 елдан Яңа Уренгойда яши.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1978 Коммунарск металлургия заводында хезмәт буенча техник, икътисадчы.
- 1980–1988 Яңа Уренгой шәһәр шурасы башкарма комитетында эшли.
- 1988–1992 шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары, шәһәр план комиссиясе рәисе.
- 1992–1994 Яңа Уренгой шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
- 1994–1997 Яңа Уренгой хакимияте башлыгы.
- 1997–2000 Яңа Уренгой мэры.
- 2000–2001 Ямал-Ненец автономияле округы губернаторының беренче урынбасары.
- Төп административ эше белән беррәттән Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты социаль менеджмент кафедрасы доценты булып эшли.
- 2010–2024 Хант-Манси автономияле округы губернаторы. 2015 елның 27 февраленнән губернатор вазыйфаларын башкаручы.[3]
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- 2001 III чакырылыш Россия Дәүләт думасына (дипломатия эшенә киткән Виктор Черномырдин урынына) сайлана. «Ватаным-Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы була.
- 2003 IV чакырылыш Россия Дәүләт думасына сайлана. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Табигый чыганаклар һәм табигатьтән файдалану комиссиясе рәисе була.
- 2007–2010 V чакырылыш Россия Дәүләт думасына сайлана («Бердәм Россия» сәяси фиркасе федераль исемлеге буенча). «Бердәм Россия» фиркасенең генераль шурасы әгъзасы.
- 1999 РФ муниципаль берәмлекләре конгрессы идарәсе әгъзасы итеп сайлана.
- 2000 елның маеннан Аурупаның җирле һәм региональ хакимиятләр конгрессының җирле хакимиятләр пулатында РФ вәкиле. Җирле хакимиятләр пулатының тыныч үсеш буенча комитетының вице-президенты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Дуслык ордены (1998).
- Хөрмәт ордены (2006).
- III дәрәҗә Изге равноапостоллы княгиня Ольга ордены (православие чиркәве ордены) (2013).
- Яңа Уренгой шәһәренең хөрмәтле ватандашы.
- 1997 Бөтенроссия «Хатын-кыз-97» конкурсында «Тигез хокуклар һәм тигез мөмкинлекләр» номинациясендә җиңүче.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- ХМАО-Югра хакимиятенең рәсми сайты 2015 елның 10 март көнендә архивланган.
- Наталья Комарованың Тере журналдагы блогы
- Ханты-Мансийскида ШОСның X юбилей сессиясе уза 2020 елның 8 август көнендә архивланган.