Ямал-Ненец автономияле округы
Яма́л-Не́нец автоно́мияле о́кругы (рус. Ямало-Ненецкий автономный округ, нен. Ямалы-Ненёцие автономной ӈокрук) — Россия Федерациясенең субъекты (Төмән өлкәсе составында).
Россия Федерациясе субъекты | |||||
Ямал-Ненец автономияле округы Ямало-Ненецкий автономный округ Ямалы-Ненёцие автономной ӈокрук | |||||
| |||||
Салехард | |||||
9-нче | |||||
- Барлыгы - Су |
769 250 км²[1] 10,1 % | ||||
Халык саны |
|||||
- Барлыгы - Халык тыгызлыгы |
522 798 кеше (2010) 0,7 кеше/км² | ||||
Тулаем региональ продукт |
|||||
- Барлык, агымдагы бәядә - Кеше башына |
771,769 млрд. сум [2] (2010) 1 413 мең сум | ||||
Урал | |||||
Көнбатыш Себер | |||||
рус теле | |||||
Губернатор |
Дмитрий Кобылкин | ||||
Закон чыгару Җыелышының рәисе |
Сергей Ямкин | ||||
89 | |||||
MSK+2 (UTC+6) |
Округның административ үзәге — Салехард каласы.
Чиктәшлек
үзгәртүЯк | Россия субъекты |
---|---|
Төньяк-көнбатыш | Ненец автономияле округы |
Көнчыгыш | Красноярск крае |
Көньяк | Хант-Манси автономияле округы |
Көнбатыш | Коми Республикасы |
География
үзгәртүЯНАО Көнбатыш Себер түбәнлегенең төньяк өлешендә урнашкан. Ямал, Таз һәм Гыда урымутраулары вә Белый, Олений, Шокальский утраулаыннан гыйбарәт. Җир өсте — түбәнлек (уртача биеклек 50–100 м), көнбатышта гына таулар (Котып Уралның көнчыгыш битләүләре, иң биек ноктасы — 1499 м, Пайер тавы) бар. Округ күбсенченчә Котып түгәрәгеннән төньяктарак урнашкан.
Климаты кискен континенталь, бик суык. Гыйнварның уртача температурасы -22°…-26°, июльнеке +4°…+14°. Елга 200– 400 мм явым төшә. Вегетация дәвере 50—100 көн.
Эре елгалар: Об, Надым, Пур, Таз, Полуй. Күлләр күп (эреләр: Ярато, Нытто, Ямбуто).
Тундра, глейлы, сазлык, глейлы-көлсу һәм көлсу туфраклары бар. Территориясенең 3/4 өлеше тундра һәм урманлы тундра үсемлекләре белән капланган.
Тундрада кыргый хайваннардан: төньяк боланы, ак куян, бүре, себер көзәне, йоклач вә башкалар; кошлардан ак һәм тундра кыртавыклары, суер бар. Елга һәм күлләр балыкка бай.
Файдалы казылмалар
үзгәртү- Уренгой газ чыганагы
- Южно-Русское нефть һәм газ чыганагы
- Находка газ чыганагы
- Ямбург нефтегазоконденсат чыганагы
- Еты-Пур нефть чыганагы
Углеводород запаслар буенча ЯНАО Россия регионнар арасында беренче урыннарда тора.
Тарих
үзгәртүЯмало-Ненец автономияле округы (башта — милли округ) Урал өлкә составында 1930 елда барлыкка килә. Аннары округ Обь-Иртыш һәм Омск өлкәсе составына керә, ә 1944 елда Төмән өлкәсе составына керә.
1977 елдан — автономияле округ.
Демография
үзгәртүЯНАО халык саны — 546 170 кеше (2010 җанисәбе буенча); халык тыгызлыгы — 0,7 кеше/км².
Халык табигый үсеше — 9,8 (1000 кешегә, 2010).
Халыкның 84,9 % шәһәрләрдә яши.
Милли состав
үзгәртүХалык | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.) | 2010[3] |
---|---|---|---|---|---|---|
Руслар | 27 789 (44,58 %) | 37 518 (46,91 %) | 93 750 (59,02 %) | 292 808 (59,17 %) | 298 359 (58,9 %) | 312 019 (61,7 %) |
Украиннар | 1921 (3,08 %) | 3026 (3,78 %) | 15 721 (9,90 %) | 85 022 (17,18 %) | 66 080 (13,03 %) | 48 985 (9,7 %) |
Ненецлар | 13 977 (22,42 %) | 17 538 (21,93 %) | 17 404 (10,96 %) | 20 917 (4,23 %) | 26 435 (5,21 %) | 29 772 (5,9 %) |
Татарлар | 3952 (6,34 %) | 4653 (5,82 %) | 8556 (5,39 %) | 26 431 (5,34 %) | 27 734 (5,47 %) | 28 509 (5,6 %) |
Хантлар | 5519 (8,85 %) | 6513 (8,14 %) | 6466 (4,07 %) | 7247 (1,46 %) | 8760 (1,76 %) | 9 489 (1,9 %) |
Әзериләр | — (0,0 %) | 28 (0,0 %) | 308 (0,2 %) | 3418 (0,69 %) | 8353 (1,6 %) | 9 291 (1,8 %) |
Башкортлар | 25 (0,0 %) | 113 (0,1 %) | 871 (0,5 %) | 6830 (1,38 %) | 7932 (1,56 %) | 8 297 (1,7 %) |
Беларуслар | 388 (0,6 %) | 808 (1,01 %) | 2121 (1,34 %) | 12 609 (2,55 %) | 8989 (1,77 %) | 6 480 (1,3 %) |
Комилар | 4866 (7,81 %) | 5445 (6,81 %) | 5642 (3,55 %) | 5746 (1,16 %) | 6177 (1,22 %) | 5 141 (1,0 %) |
Молдаваннар | 211 (0,3 %) | 191 (0,2 %) | 537 (0,3 %) | 5570 (1,13 %) | 5400 (1,07 %) | 4 712 (0,9 %) |
Комыклар | - (0,0 %) | - (0,0 %) | - (0,0 %) | н.д. | н.д. | 4 466 (0,9 %) |
Ногайлар | - (0,0 %) | - (0,0 %) | - (0,0 %) | н.д. | н.д. | 3 479 (0,7 %) |
Чуашлар | - (0,0 %) | н.д. | н.д. | н.д. | н.д. | 3 471 (0,7 %) |
Селькуплар | 1245 (2,00 %) | 1710 (2,14 %) | 1611 (1,01 %) | 1530 (0,31 %) | 1797 (0,35 %) | 1 988 (0,4 %) |
Башка милләтләр | н.д. | н.д. | н.д. | н.д. | н.д. | 29 288 (5,8 %) |
Милләтен атамаучылар | … | … | 4 (0,01 %) | … | 7331 (1,45 %) | 17 517 |
Дин
үзгәртүПравославие
үзгәртүИслам
үзгәртү- ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәте
Административ-территориаль бүленеш
үзгәртү- Салехард һәм (ияртелгән торак пунктлар)
- Губкинский
- Лабытнанги (һәм ияртелгән торак пунктлар)
- Муравленко
- Яңа Уренгой
- Ноябрьск (һәм ияртелгән торак пунктлар)
- Красноселькуп районы (район үзәге — Красноселькуп)
- Надым районы (Надым)
- Урал буе районы (Аксарка)
- Пур районы (Тарко-Сале)
- Таз районы (Тазовский)
- Шурышкары районы (Мужи)
- Ямал районы (Яр-Сале)
Торак пунктлар
үзгәртүХалык саны 10 мең кешедән артык булган торак пунктлар (2010 җанисәбе буенча)[4] | ||||||||||||||||||||||
|
Икътисад
үзгәртүИкътисад нигезе — нефть һәм газ чыгару. Төп газ чыгаручы — ААҖ «Газпром» (округта чыгарылган газдан — 90%).
Төп нефть чыгаручылар — ААҖ «Газпром нефть» һәм ААҖ «НК „Роснефть“».
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-18, retrieved 2012-11-30
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-06-19, retrieved 2012-06-19
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2017-10-20, retrieved 2012-01-04
- ↑ Росстат. Информационные материалы о предварительных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года. Численность населения районов и городских населённых пунктов субъектов Российской Федерации, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-01-04