Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Региональное Духовное управление мусульман Ямало-Ненецкой автономной области, РО РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМР) ― Төмән өлкәсе Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарын (2022 елда 14 мәчет-мәхәлләне) [1] берләштергән, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (рәисе ― югары мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. Җитәкче (мөфти) ― Хәйдәр Таһир улы Хафизов. [2]
Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте | |
рус. РО РДУМ ЯНАО | |
Диния нәзарәте урнашкан Салехард мәчете | |
Баш-фатир: |
629007 |
---|---|
Оешма төре: |
үзәкләшкән дини оешма |
Җитәкчеләр | |
мөфти |
Хәйдәр хәзрәт Хафизов |
Нигезләү | |
Үзәк Диния нәзарәте президиумы карары | |
rdumyamala.ru |
Тарих үзгәртү
Төбәк Диния нәзарәте 2001 елның 19 июнендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте президиумы карары һәм мөселманнарның Ямал-Ненец автономияле округы территориясендә гамәлдә булган, Үзәк Диния нәзарәтенә караган җирле дини оешмалары җыелышы карары нигезендә барлыкка килгән. 2003 елның 3 мартында рәсми теркәлү узган.
Диния нәзарәтенең югары органы ― төбәк Диния нәзарәте мәҗлесе (съезд). Устав буенча, мәҗлес төбәк Диния нәзарәте рәисе башлангычы белән 6 елга 1 мәртәбә чакырылырга тиеш. [3] Төбәк Диния нәзарәтенең мәҗлесләр арасындагы эшчәнлеген төбәк Диния нәзарәте президиумы көйли. Президиумга рәис һәм 3 рухани керә.
Ямал мөселманнарының Диния нәзарәте 14 җирле дини оешманы берләштерә. Автономияле округта 14 мөселман дини объекты эшли: мәчетләр, гыйбадәтханәләр һәм яраклаштырылган бүлмәләр, 25 имам һәм укытучы эшли. [4] 2017 елның 12 декабрендә элек Себер мөселманнары Диния нәзарәтенә (Омск казыяты) караган Надым районы мөселманнары дини оешмасы ЯНАО төбәк Диния нәзарәте составына кергәч, Ямал бөтен территориясендә мөселман оешмалары бер өммәткә, бер үзәккә берләшкән төбәккә әверелә. [5]
Яңа Уренгойда 2022 ел ахырында яңа мәдрәсә (Мөселман рухи-әхлакый тәрбия үзәге) бинасы ачылган. [6]
Мөфтият үзгәртү
Диния нәзарәте җитәкчесе (мөфти) ― Таһир улы Хәйдәр хәзрәт Хафизов (Дуслык ордены (РФ) кавалеры, 2022) [7]
Мөфти урынбасарлары – Мөхәммәд (Ильфир) хәзрәт Мансуров (2008 елдан), Тимур хәзрәт Салихов[8] (2021 елның 9 апреленнән).[9]
- Салехард ― Габделмәлик (Альберт) хәзрәт Базанов (1971 елгы, Ырынбур өлкәсендә туган). [10]
- Яңа Уренгой ― Шамил хәзрәт Алибулатов (Дагестанда туган).
- Губкинский ― Ринат хәзрәт Әхмитшин (1972―2022), 2022 елдан – Абдулла хәзрәт Айдаров Башкортстанда туган).
- Надым («Азат Сафа» җәмигъ мәчете) ― Исмәгыйль хәзрәт Газизов (1975 елгы, Ырынбур өлкәсендә туган).
- Ноябрьск ― Мөхәммәд (Ильфир) хәзрәт Мансуров (1977 елгы, Башкортстанда туган).
- Муравленко ― Ранис хәзрәт Мостафин (1974 елгы, Башкортстанда туган)
- Пангоды бистәсе ― Саидали хәзрәт Җума (1992 елгы, Таҗикстанда туган).
- Тарко-Сале ― Мухаммадариф хәзрәт Умаханов (1987 елгы, Дагестанда туган).
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Мусульмане Ямала празднуют Ураза-байрам. 2023 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган. РДУМ ЯНАО
- ↑ Справка о РДУМ. ЦДУМР
- ↑ Устав РО РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМР 2023 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ Мусульмане Ямало-Ненецкого автономного округа получили духовно-просветительский центр. IslamNews, 8.10.2022(рус.)
- ↑ Мусульмане Ямала вошли в состав Регионального духовного управления мусульман ЯНАО. alhakk.ru, 22.1112.2017
- ↑ Строительство медресе. 2023 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган. РДУМ ЯНАО
- ↑ Муфтий ЯНАО награжден орденом Дружбы. Соборная мечеть г.Салехард РДУМ
- ↑ Тимур Салихов. ВКонтакте
- ↑ Фарман - Указ № 01 -21 ЦДУМ РФ 2023 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ [Альберт Базанов.] ВКонтакте
Сылтамалар үзгәртү
- РО РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМР. 2023 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган. Официальный сайт
- Официальная страница РО РДУМ ЯНАО ВКонтакте
- В соборной мечети Ноябрьска состоялось празднование Ураза-байрам. rutube видео, 0:44
Әдәбият үзгәртү
- Алексей Старостин. Мусульмане на берегах Ледовитого океана (К 20-летию РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМ России). Екатеринбург, 2022.